В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
400 гә якын экспонат Көнчыгыш походы, грек культурасы һәм Эллада классик сәнгате турында сөйләячәк.
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче февраль). 23 нче февральдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсе ачылачак. Экспозициягә 400 гә якын экспонат кертелгән, алар полководецның Көнчыгыш походлары, Грек культурасының Азиянең зур территорияләрендә таралуы һәм Эллада классик сәнгатенең бөеклеге турында сөйләячәк.
Күргәзмәдә Дәүләт Эрмитажы тупланмаларындагы әйберләр тәкъдим ителәчәк. Алар археология, картиналар, корал, скульптура, зәркән сәнгате һәм XIX гасыр ахырына кадәр чорның нумизматикасы турында мәгълүмат бирәчәкләр.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, килүчеләргә балалар өчен уен зоналары, исле һәм тактиль станцияләр әзерләнгән.
Күргәзмә ачылышы алдыннан 21-23 нче февральдә Казан Кремлендә Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский катнашында берничә чара узачак. Программага семинарлар, лекцияләр һәм экскурсияләр кергән. Тулырак расписание белән сылтама буенча танышырга мөмкин.