В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Глобаль TCI конференциясе делегатларына тематик экскурсияне «Иске шәһәр» префекты Евгений Варакин уздырды.
Фото: «Иске шәһәр» префектурасы
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь). Бу көннәрдә Казанда уза торган XXIV Глобаль TCI конференциясе делегатлары Иске Татар бистәсендә булдылар. «Иске шәһәр» территориясе префекты Евгений Варакин кунакларга дәүләт-шәхси партнерлык проектларын гамәлгә ашыру ярдәмендә бистәне торгызу турында сөйләде.
Үрнәк сыйфатында префект Казанның тарихи үзәгенең төп туристлык мәйданчыкларының берсен – Шиһабетдин Мәрҗани һәм Каюм Насыйри урамнарын китерде, анда мәдәни мирасның күренекле объектлары һәм популяр кунакханә-ресторан һәм офис комплекслары урнашкан.
Тәкъдим ителгән презентация барышында халыкара форумда катнашучылар, алар арасында көньяк Африка республикасы һәм Европа илләре вәкилләре дә бар иде, Иске Татар бистәсе тарихы, Советлар Союзы таркалганнан соң аны торгызу һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу эше белән таныштылар.
Евгений Варакин детальләрдә 2012 елдан башлап тарихи үзәкне реконструкцияләү этаплары, Түбән Кабан күле яры буйлап уза торган префектура сәнәгать зонасын, шул исәптән Крестовников һәм абыйлы-энеле Александровлар заводларын үстерүнең иң якын перспективалары турында сөйләде.
Префект белән бергә «Иске шәһәр» буйлап экскурсияне Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов һәм Апанай мәчете имамы Нияз хәзрәт Сабиров уздырды. Алар кунакларга «Татар утары» комплексын һәм татарларның изге урыннарының берсе – Апанай мәчетен торгызу турында сөйләделәр.
БДБ территориясендә беренче XXIV Глобаль TCI конференциясе Казанда 15-17-нче сентябрьдә инновацияләр һәм кластер үсеше өлкәсендә алдынгы тикшеренүчеләр һәм практиклар, кластерлар һәм кластер оешмалары, Россиядә кластер сәясәтен эшләү өчен җаваплы хакимият органнары, Европа һәм Көньяк Африка Республикасыннан чакырылган чит ил партнерлары катнашында уза.
Конференция программасына заманча җитештерү мәйданчыкларын, фәнни-мәгариф, инновацион һәм шәһәр инфраструктурасы объектларын карау керә.
TCI Network (Испания,Барселона) кластер сәясәтендә һәм югары технологияле компанияләрнең конкурентлылык сәләтен үстерү өлкәсендә компетенцияләргә ия төп оешмалар һәм белгеч-практикларның әйдәүче глобаль челтәре булып тора.