Документта ярышларның максатлары һәм үткәрү ешлыгы, шулай ук оештыручыларның вәкаләтләре беркетелгән
Фото: vk.com/gamesofuture
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче декабрь). РФ Дәүләт Думасы депутатлары икенче һәм шунда ук өченче укылышта «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры турында закон проектын кабул итте. Документта ярышларның максатлары, оештыручыларның вәкаләтләре һәм турнирны үткәрү өчен кирәкле башка нигезләмәләр билгеләнә.
Закон нигезендә, ярышларның максаты физик активлык һәм цифрлы технологияләрне берләштергән спорт төрләрен илкүләм һәм халыкара дәрәҗәдә популярлаштыру, спортчыларга күнекмәләрне күрсәтү һәм үстерү мөмкинлеге бирү, шулай ук Уеннарда катнашучылар, тренерлар һәм судьялар арасында хезмәттәшлекне ныгыту.
Турнир ким дигәндә ике спорт дисциплинасы буенча елына бер тапкыр яки дүрт елга бер тапкыр үткәрелергә тиеш. Кабул итүче як булып РФ субъекты яки муниципаль берәмлек чыгыш ясый алачак.
Исегезгә төшерәбез, «Киләчәк уеннары» 2024 елның 21 нче февраленнән 3 нче мартына кадәр Казанда узачак. Ярышлар 21 гибрид дисциплинаны берләштерәчәк. Аларның һәрберсе фиджитал концепциясен берләштерә, ягъни классик спорт һәм киберспорт яки VR-/AR-технологияне үз эченә ала. ТР башкаласына 100 илдән 2,5 меңнән артык катнашучы җыелыр, ә бөтен дөнья буенча онлайн-тамашачылар 150 миллионга кадәр кеше булыр дип көтелә.