Көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә өлкән яшьтәге хатын-кызны машина бәрдерә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март). Казанның Дәүләт автоинспекциясе 3 мартта Батыршин урамында булган юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли. Автомобиль 79 яшьлек хатынны бәрдерә һәм һәлакәт урыныннан кача.
Зыян күрүче 17.30 сәгатьтә 39-нчы йорт янында көйләнми торган җәяүлеләр кичүеннән юлны аркылы чыга. Машина бәрдерү нәтиҗәсендә аның балтыр сөяге сына һәм урыныннан күчә, хатын-кызны хастаханәгә озаталар. Машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.5 пуктын бозып, һәлакәт урыныннан кача.
Һәлакәт шаһитларын (843) 533-38-19 һәм 533-38-48 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә чакыралар.