В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кышкы чорда кыска көн һәм һава торышы юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын арттыра.
Фото: Денис Гордийко
ЮХИДИ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, алдагы көнне балалар белән берничә юл-транспорт һәлакәте булган. Аерым алганда, Дементьев урамындагы 1/1 нче номерлы йорт каршында 55 яшьлек КамАЗ йөртүчесе, светофорның тыю сигналына чыгып, 17 яшьлек казанлыны бәрдерә. Ул көйләнелә торган җәяүлеләр кичүе буенча юлны чыккан була. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, егетне хастаханәдән чыгаралар. Шулай ук 16 нчы гыйнварда Гагарин урамындагы 73а йорт каршында 59 яшьлек ГАЗ-2747 автомобиле йөртүчесе юл бирмәгән һәм җәяүлеләр кичүе буенча юлны чыгучы 8 яшьлек укучыны бәрдергән. Баланы хастаханәгә төрле тән җәрәхәтләре белән китергәннәр.
ЮХИДИ шулай ук чана, тюбинг, сноуборд һәм чаңгы шуу өчен билгеләнгән урыннарда гына шуарга яравын искә төшерә. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре әлеге кагыйдәләрнең үтәлешен даими контрольдә тота, карлы тауларны һәм бозлы катламнарны тикшерә һәм юлга шуып чыгу мөмкинлеге булган урыннарны оператив рәвештә бетерә.
Яшь казанлыларның иминлеге өчен шулай ук балаларны автомобиль салонында йөртү кагыйдәләрен дә үтәргә кирәк. Балигъ булмаган балаларны йөртүчеләргә тизлек режимын үтәргә,