Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.05.2023, 11:01

Казан дәүләт автоинспекциясе Глушко урамындагы законсыз парковканы үз контроленә алды

Автобус полосасында тукталган җиңел машиналарны эвакуациялиләр, ә зур йөк машиналары йөртүчеләренә административ эш ачыла

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы май). Казан дәүләт автоинспекциясе Глушко урамындагы автобус полосасындагы хәлне контрольгә алды. Монда 2020 елдан бирле машина йөртүчеләр законсыз рәвештә машиналар калдыра иде.

Стихияле парковка белән эш итүне ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков сораган. Дәүләт автоинспекциясе җитәкчелеге белән очрашуда ул Глушко урамында өченче ел зур йөк машиналары йөртүчеләре машиналарны автобус полосасында калдыралар, алар арасында җиңел автомобильләр дә калдырыла башлады дип хәбәр итте. Законсыз стихияле парковка хәрәкәткә комачаулый һәм җәмәгать транспорты катнашында юл-транспорт һәлакәте куркынычын арттыра. Шулай ук парковкаланган машиналар аркасында автобуслар хәрәкәте графигы арта.

Кичә Глушко урамында юл-патруль хезмәте экипажлары һәм эвакуаторлар эшләгән. Автобус полосасында калдырылган җиңел автомобильләрне штрафстоянкага алып киткәннәр. Зур йөк машиналарының дәүләт номерлары буенча инспекторлар машина хуҗаларын билгеләгән, аларның кайберләрен полиция бүлегенә чакырганнар, башкаларына административ эш ачканнар.

Темляков Дәүләт автоинспекциясе җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен белдерде.

«ЮХИДИ ярдәме белән, ниһаять, Глушко урамындагы автобус полосасы да рөхсәтсез урнаштырылган зур йөк һәм җиңел автомобиль парковкасыннан котылыр дип уйлыйм», – дип җиткерә аның сүзләрен ТР АТП рәисенең транспорт комитеты.

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт автоинспекциясенең махсус чараларыннан тыш, автобус полосасындагы хокук бозуларны җәмәгать транспортында урнаштырылган «Дозор-М» һәм «Паркон-А» контроль системалары теркәп бара.

Барлык яңалыклар