Рейд нәтиҗәләре буенча 20 машинаны махсус стоянкага алып киттеләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче ноябрь). Кичә Казан дәүләт автоинспекциясе инвалидлар өчен билгеләнгән машина кую урыннарын тикшерде. Рейд нәтиҗәләре буенча инспекторлар 3 административ материал төзегән һәм махсус стоянкага 20 автомобильне алып киткән.
Патрульлек итү инвалидлар өчен парковка урыннары булган социаль учреждениеләр янында үткәрелде, дип хәбәр итәләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлегендә.
Дәүләт автоинспекциясе даими рәвештә шәһәр парковкаларында рейдлар үткәрә. Закон бозучыларны административ җаваплылыкка тарталар һәм, машина йөртүче урында булмаса, аның автомобилен махсус стоянкага урнаштыралар. Исегезгә төшерәбез, инвалидлар өчен билгеләнгән урында машина калдырганга 5 мең сум штраф каралган.
Казанлылардан автомобильләрне кую кагыйдәләрен үтәүләрен сорыйлар. Машинаны дөрес парковкаламау башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга киртә тудырырга, авария-коткару хезмәтләре һәм җыештыручы техника эшенә комачауларга, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләренә китерергә мөмкин.