Инспекторлар тавыш үлчәү чараларын кулланачак
Фото: Денис Гордийко
Шулай ук инспекторлар тавыш үлчәү чараларын кулланачак. «Тавыш нормаларын арттырган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.23 маддәсе нигезендә кисәтү яки 500 сум күләмендә штраф яный. Автомобиль конструкциясенә үзгәрешләр керткән өчен шулай ук кисәтү яки 500 сум күләмендә штраф Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 12.5 маддәсенең 1 өлеше белән каралган», – дип искәртте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы урынбасары полиция подполковнигы Артур Газизов.
Рейд 18:00 сәгатьтә башлана. Административ хокук бозулар турындагы эш буенча материаллар дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенә җибәреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, 5 нче июньгә кадәр Казанда «Игътибар – балалар!» профилактик акциясе уза. Быелның дүрт аенда Татарстанда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 42 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 44 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.