Машина йөртүчеләр юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июль). Казан Дәүләт автоинспекциясе 27-нче июль көнне Тэцевская урамында булган юл-транспорт һәлакәте шаһитларының элемтәгә чыгуларын сорый.
9:00 сәгатьтә Тэцевский урамы буенча хәрәкәт итеп, Копылов урамы ягыннан Дементьев урамына таба юнәлештә 1 нче номерлы йорт, 1 нче корпус каршында, алдан алынган мәгълүматларга караганда, билгеләнмәгән автомобильнең йөртүчесе куркынычсыз дистанцияне сайламаган һәм бер үк юнәлештә хәрәкәт итә торган Hyundai автомобиле белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 34 яшьлек чит ил машинасы пассажиры төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, зыян күргән кеше хастаханәгә озатылган. Ике шофер да авария урыныннан качкан.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәте шаһитларыннан түбәндәге телефон номерлары буенча элемтәгә чыгуларын сорый: +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48. Үткән тәүлектә шәһәрдә 149 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 5-се зыян күрүчеләр белән – 3-се – транспорт чарасы белән бәрелешү, 2-се – җәяүлене бәрдерү, нәтиҗәдә 3 пассажир һәм 2 җәяүле төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.