В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл-транспорт һәлакәте 21 нче октябрьдә шәһәрнең Идел буе районында була
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче октябрь). Казанның Дәүләт автоинспекциясе юл-транспорт һәлакәте шаһитларын элемтәгә чыгарга чакыра. Авария 21 нче октябрьдә 2:25 сәгатьтә 1 нче Алабуга урамындагы 10 нчы йорт каршында була.
Билгесез кеше 52 яшьлек ир-атны бәрдерә һәм вакыйга урыныннан кача. Зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтелә, шуннан соң аны хастаханәдән чыгаралар. Юл-транспорт һәлакәте шаһитлары +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48 телефоннары буенча элемтәгә керә ала.
Узган ялларда шәһәрдә 144 авария теркәлгән, аларда алты кеше зыян күргән. Җәяүле, шофер һәм дүрт пассажир төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, ике көн эчендә 857 машина йөртүче һәм 271 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. 141 очракта куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләре, тагын дүрт очракта балаларны йөртү таләпләре бозылган. 146 автомобиль йөртүче җәяүлеләргә юл бирмәгән. Машина белән исерек килеш идарә иткән өчен 20 кеше тоткарланган.