В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрнең медицина учреждениеләренә һәм табибларга булган ихтыяҗларын фаразлый торган модельле проект эшли башлады.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы март). Казанда шәһәрнең медицина учреждениеләренә һәм табибларга ихтыяҗларын фаразлый торган модельле проект эшли башлады. Бүгенге көндә Татарстан башкаласы 3 зур хастаханәгә һәм амбулатор ярдәм күрсәтү өчен 9 объектка мохтаҗ. Бу хакта бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсенең йомгаклау коллегиясендә хәбәр иттеләр.
Проект, Казанда торак фондын арттыру шартларында, белгечләргә һәм медицина оешмаларына булган ихтыяҗны төгәл фаразлау өчен, бер Россия IT-компаниясе белән берлектә булдырылган. Ул якынча төзелеш күләмен, халык санын һәм якындагы поликлиникага кадәр араны бәяләү өчен йортларны шәһәр поликлиникаларына беркетүнең визуализациясен күздә тота.
Әйтергә кирәк, быел Гаврилов урамында 480 урынга исәпләнгән балалар шәһәр хастаханәсен төзүгә керешү планлаштырыла. Аны проектлау эшләре бара.
Сәламәтлек саклауның яңа объектлары шәһәрнең башка районнарында да барлыкка киләчәк. Дәрвишләр бистәсендә балалар поликлиникасы һәм 7 нче номерлы хастаханә каршындагы перинаталь үзәк төзелеше башланды инде. «Весна» торак комплексында балалар һәм олылар поликлиникалары, «Салават Күпере» торак комплексында травмоүзәк, хатын-кызлар консультациясе һәм ашыгыч ярдәм подстанциясе булган поликлиникалар төзелешен башлау планлаштырыла. 2022 елның икенче кварталында «Солнечный город» һәм «Станция Спортивная» торак комплексларында балалар һәм олылар поликлиникаларының филиалларын файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Моннан тыш, ел башында 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсе базасында заманча дәвалау-реабилитация үзәге ачылды. Яңа медицина учреждениесе пациентларны тәүлек буе һәм көндезге стационар дәвалануга кабул итә. Шулай ук Константиновкада педиатр кабинеты, прививкалар ясау һәм процедура кабинетлары белән гомуми практика табибы офисы төзелеше тәмамланды. Бер ел элек Республика балалар клиник хастаханәсе каршындагы Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге кулланышка тапшырылган иде. Казанның Сугыш ветераннары госпиталенә, 2 нче һәм 16 нчы номерлы хастаханәләргә капиталь ремонт дәвам итә.