В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанлылар телефон аша COVID-19, дару белән тәэмин итү турындагы актуаль сорауларга җаваплар ала алачак.
Фото: Марат Мугинов
Бүген республикада мартта ук эшли башлаган СOVID-19 мәсьәләләре буенча бердәм күпканаллы кайнар линия яңа форматта эшли башлады. +7(800)222-59-00 телефон номеры буенча татарстанлылар коронавирус инфекциясе, дарулар белән тәэмин итү һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча консультация ала алачак.
Контакт-үзәк тәүлек буе эшләячәк. Консультация рус һәм татар телләрендә үткәрелә.
Моннан тыш, республикада яшәүчеләргә инде таныш тавыш ярдәмчесе Лилия дә консультация бирәчәк. Телефон роботы коронавирус, республикада гамәлдә булган чикләүләр, COVID-19 авыруының симптомнары турындагы иң актуаль сорауларга җавап бирә алачак. Сораулар исемлеге киңәйтеләчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Саннар министрлыгы матбугат хезмәтендә.