В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль). 23 февральдә Казансу елгасында "Блесна Казани-2019" балык тоту фестивале узачак.
Чара балыкчы-спортчыларның осталыгын арттыру, балык тоту кирәк-яраклары һәм спорт осталыгын камилләштерү буенча тәҗрибә уртаклашу, шулай ук яшьләрне спорт белән балык тотуга җәлеп итү өчен үткәрелә.
Фестивальдә катнашу өчен "ВКонтакте" социаль челтәрендә оештыру комитеты төркемендә алдан теркәлү узган барлык теләүчеләр дә кертелә.
Катнашучыларны җыю, теркәү һәм җирәбә салу 23 февральдә 7.30 сәгатькә планлаштырылган, 8.30 сәгатьтә фестиваль ачылачак, дип хәбәр итә чараны оештыручыларның берсе – Физик культура һәм спорт комитеты.