В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Техника шәһәрне ел әйләнәсе җыештырачак
«Шәһәрне төзекләндерү» муниципаль унитар предприятиесенең машиналар паркына «Меркатор» маркалы үзйөрешле ике яңа себерү-җыештыру машинасы кайтартылды. Әлеге төр техника шәһәр урамнарын ел дәвамында – җәйге һәм кышкы чорда сыйфатлы итеп җыештыра алачак дип саный белгечләр.
Яңа машиналарның функцияләре күптөрле. Җәй көне алар юл капламындагы чүп-чарны махсус бункерга суыртып, юлларны яхшы итеп себерү өчен кулланылачак. Кышкы чорда техника карлы-бозлы юлларны чистартачак.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр балансында 560 берәмлек махсус техника исәпләнә, шуларның 81% көзге-кышкы чорда эшләргә әзер.