Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.04.2020, 08:14

«Хезмәт батырлыгы шәһәре»: казанлылар тылда ничек Җиңү өчен көрәшкән

Тылда хезмәт итеп, Бөек Җиңүгә өлеш керткән кешеләр турында сөйләвебезне дәвам итәбез.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель). Казанлылар KZN.RU порталы укучыларына үзләренең туганнары - тылда хезмәт итеп, Бөек Җиңүгә өлеш керткән кешеләр турында сөйләүләрен дәвам итә. Бүген Татарстан башкаласы хезмәт батырлыгы шәһәре мактаулы исемен алырга дәгъва кылгач, балалары һәм оныклары сугыш елларында заводларда, фабрикаларда һәм фронт ихтыяҗлары өчен колхозларда эшләгән якыннарының авыр тормышы турында сөйлиләр.

Елена Журавлева туганнары турында:

Минем бабай, Лукашин Александр Иванович, 1925 елның 5-нче гыйнварында Югары Ослан районының Коргуза авылында туган. Казанга ул 16 яшьләрендә күченә. Шунда ук 22-нче номерлы заводка эшкә керә (С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы). Сугыш башлангач, ике тапкыр фронтка кача, ләкин аны заводтагы эшкә кайтаралар.

Озак вакытлар бабай 85-нче цехта эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Ул вакытта минем әбиемә - Лукашина Мария Андреевнага өйләнгән була. Ул 1930 елның 20-нче маенда туган. Бабай аны үзенә кул астында эшләргә заводка алган, һәм алар бергә берничә ел эшләгәннәр.

Аннары бабай техникумны тәмамлый, технолог булып эшли башлый, ә аннары технологтан мастерга күчә.

Әби вакытлар узу белән 23-нче цехка эшкә күчә, биредә детальләрне, күгәрмәсен өчен махсус майлы кәгазьләргә төреп, консервацияләгәннәр. Шулай итеп, алар икесе дә заводта пенсия яшенә кадәр эшләгән.

Бабай 2005 елда үлде, әби - 2007 елда. Аларның ике баласы, биш оныгы һәм алты оныкчыгы калды.

Иремнең әбисе, Журавлева Вера Петровна да сугыш елларында бик күп һәм авыр эш башкарган. Ул 1928 елның 11-нче гыйнварында туган. Сугыш вакытында ул колхоз тибындагы авылда - Ульяновскидан ерак түгел балыкчылык бистәсендә эшли. Ул вакытта аңа нибары 14 яшь була, олылар белән бертигез эшләргә туры килә.

1952 елда кияүгә чыга һәм Казанга китә. Хәзер аңа 92 яшь.

Гүзәл Шлячкова әбисе турында:

Әбием Хөснуллина Хәҗия Хөснулловна - минем өчен батырлыкның чын үрнәге. Сугыш башланганда, аңа 14 яшь кенә була. Олы абыйлары фронтка китә, ә аны башка балалар белән Олы Тигәнәле авылыннан (хәзер бу Алексеевск районы) Казанга фабрика-завод училищесына озаталар.

Алар тулай торакта 30-40 кешелек бүлмәләрдә яшәгән. Кыш көне шул дәрәҗәдә салкын була ки, алар матрацлар булып ябынып яталар...

Күпмедер вакыттан соң әбием үз янына энесен дә алган, әти-әниләре үлеп китә. Ә хәрби ситуация булганлыктан, ул аларны күмәргә дә кайта алмый.

Училищены тәмамлагач, әби заводта эшли башлый (хәзер бу КОМЗ). Алар өчәр смена эшләгәннәр, фронтка ярдәм иткәннәр.

Сугыш вакытында әби бик күп якын кешеләрен югалткан. Мәсәлән, бер ир туганы Ленинград янындагы танкта янып үлә. Абыйсы фронттан аяксыз кайта. Ә икенче абыйсы маршал Рокоссовский ординарчы вакытында сугыш узган. Минем әби кебек кешеләр ярдәме белән илебез сугышта җиңү яулады. Мин аның белән бик горурланам.

Елена Пасеева әбисе турында:

Әбием, Трифонова Маргарита Михайловна (кыз фамилиясе - Колесникова), 1928 елның 28-нче ноябрендә Чирмешән районының Чирмешән авылында туган. Сугыш башланганда, аңа 13 яшь була. Гаиләдә өч кыз туган була, әби - уртанчысы. Әнисе авыл хуҗалыгы бригадасы бригадиры була.

Авылда кешеләре белән бергә алар кырда эшлиләр, кәбестә һәм башка яшелчә үстерәләр һәм фронтка озаталар. Әби, кырау вакытында уңышны саклап калу өчен, төнлә кырда учак ягуларын сөйли иде.

Әби эштән соң төннәрен әнисе һәм апалары белән солдат өчен телогрейкалар теккән. Ачлык вакыты була... Исән калыр өчен, алар бәрәңге кабыгын ашаганнар.

19 яшендә әби кияүгә чыга һәм Казанга китә. Биредә ул 45 ел «Тасма» заводында видеотасма кисүче булып эшләгән. Хәзер аңа 91 яшь. Ул ике бала тәрбияләгән, аның өч оныгы һәм алты оныкчыгы бар.

Безнең өчен әби - чын герой, без аның ныклыгына, ихтыяр көченә сокланабыз, аннан үрнәк алабыз.

Барлык яңалыклар