Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.03.2020, 09:11

«Хезмәт батырлыгы шәһәре»: казанлылар тылда ничек Җиңү яулаган

Татарстан башкаласы хаклы рәвештә хезмәт батырлыгы шәһәренең мактаулы исемен алуга дәгъва итә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март). Казанлылар KZN.RU порталы укучылары белән Бөек Ватан сугышы елларында фронт ихтыяҗлары өчен тылда хезмәт куйган атаклы туганнары турында тарихлар белән бүлешүләрен дәвам итә. Укучылар, йорт хуҗабикәләре, пенсионерлар - барысы да Бөек Җиңү хакына берләшкән. Алар тәүлек буе заводларда, фабрикаларда эшләгән, фронтны бөтен кирәк-ярак белән тәэмин иткәннәр. Казанлылар үткән тарих раславынча, Татарстан башкаласы хаклы рәвештә хезмәт батырлыгы шәһәренең мактаулы исемен алуга дәгъва итә.

Салават Минҗанов әбисе турында:

Әбием Рәхмәтуллина Зәһия Гыйсмәтовна 1931 елның 6-нчы июнендә ТАССРның Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылында туган. Аңа 10 яшь булганда Бөек Ватан сугышы башлана.

Әби сөйләгәнчә, бервакыт алар район үзәгенә Сабантуйга, авылдан 12 чакрым ераклыкта урнашкан җирләргә киткәннәр. Бу көнне 12.00 сәгатьтә сугыш башлануы турында игълан ителгән. Авылга җитәрәк алар фронтка солдат озатучы кешеләрне күрәләр.

Шушы вакыттан бирле аның гомерендә иң коточкыч көннәр - ачлык-ялангачлык башлана. Барлык ирләр сугышка китә, колхозда бары тик хатын-кызлар, картлар һәм балалар гына кала. Басуларда үстерелгән бөтен уңыш солдатларга тапшырыла. Үзләренә ашарга берни булмый, угычтан уып, бодай башаклары белән тукланганнар.

Кырларда яшелчә, бөртекле һәм техник культуралар үстерәләр. Бернинди техника да булмый, көз җитү белән урак ярдәмендә уңыш җыялар, ә бәрәңгене кулдан җыярга туры килә. Балаларның укуы 1-нче октябрьдән башланган - уңышларны кырдан җыеп алганчы, парта артына беркем дә утырмаган.

Юрий Левитан радиодан сугыш бетүе турында хәбәр иткәч, кешеләр башта ышанмый. Ләкин акрынлап өйгә солдатлар кайта башлый, күпләр инвалид була һәм сугыштан соң сугыш кырларында алган җәрәхәтләрдән үлә.

Әбинең әтисенең 1943 елда күкрәге яралана. Сугыш кырыннан аны өенә кадәр ике шәфкать туташы озата. Яраланган урыныннан даими рәвештә сызгырган тавыш чыга иде, ди әби. Ул сугыштан соң нибары 10 ел яшәп кала.

1946 елда әби Казанга фабрика-заводка укырга китә. 6 ай укыган, шуннан соң 16-нчы заводта эшләгән. Әтисе үлгәннән соң гына авылга кайта. Анда үзенең булачак ире белән таныша, ул машина йөртүче булып эшли торган була. Алты бала үстерә.

Хәзер әби Питрәч районының Отар-Дубровка авылында яши. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән аны Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов котлады, ул аңа «Тыл ветераны» медален тапшырды.

Марина Чечнева үз әбисе турында:

Минем әбием - Анна Николаевна Чечнева (фотода уң якта кырыйдан), 1929 елда республиканың Балык Бистәсе районында Рус Әшнәге авылында туган. Сугыш башланганда, аңа 12 яшь була. Авыл халкы фронтны авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү, сәнәгать ихтыяҗлары өчен чимал әзерләү өчен бик авыр хезмәт куйган.

Әбием сабый чактан ук «Кызыл байрак» колхозында өлкәннәр белән бертигез эшләгән, аннары ул «Коммунизм байрагы» дип үзгәртелгән. Бик авыр булганлыгын сөйли иде - балалар һәм өлкәннәр тәүлек буе эшләгән, баракларда йоклый торган булганнар. Аларны еш кына урман кисәргә җибәрәгәннәр. Өлкәннәр, әлбәттә, агачларны үзләре кискән, ә балалар ботакларын эшкәрткән. Салкын, ачлык заманы була...

Сугыш беткәч, әби колхозда эшләвен дәвам итә, әтисе фронтта һәлак була. Әгәр берәрсенең әти-әниләре фронттан кайтса, аларны колхоздан чакыртып алалар, калганнары шулай эшләүләрен дәвам итәләр.

Любовь Фәйзуллина әбисе турында:

Минем әбием Анна Павловна Кузнецова 1907 елның 12-нче декабрендә Казанда туган. Соңрак гаилә белән Алата авылына күченәләр, сугыш башлана.

Әби 1925 елда Иван Иосифович Кузнецовка кияүгә чыга. Гаиләдә 11 бала туган, әмма аларның 6-сы үлгән, бишесе генә исән калган.

Сугыш башлангач, бабам фронтка китә, әби биш бала белән ялгызы кала. Олы балага - минем әнигә - 12 яшь була.

Әби Алатада яши һәм балалары белән иртә таңнан кичкә кадәр колхозда эшли. Җитен, бодай, яшелчә үстерә, терлекләрне карый. Ә кичләрен солдатлар өчен бияләйләр һәм оекбашлар бәйли. Көн саен Ватанны саклаучылар өчен сугышка посылкалар җибәрәләр.

Әби «Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм I дәрәҗә «Әниләр өчен» медале белән бүләкләнгән.

Барлык яңалыклар