Турнирны үткәрүнең төп урыны «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге булачак
Фото: Денис Гордийко
Төп мәйданчык «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге булачак. Үзәктә ярышларны ачу һәм ябу тантаналары узачак. Комплексның зурлыгы һәм техник җиһазлануы фиджитал-футбол, фиджитал-баскетбол, фиджитал-скейтбординг, фиджитал MOBA (көрәш аренасы) һәм бию симуляторы буенча турнирлар уздырырга мөмкинлек бирәчәк.
Оештыручылар фиджитал-хоккей буенча турнир узачак «Татнефть Арена» боз сараен ярышлар өчен тагын бер урын булачак диде. Уеннарда катнашучылар арасында тәҗрибәле спортчылар белән «Ак Барс» хоккей командасы булачак.
«Татнефть Арена» янында «Ак Барс» көрәш сарае урнашкан. Мәйданчыкта уеннарда катнашучылар фиджитал-көрәштә ярышачак. Чара кунаклары арасында RCC, GOR MMA, «Кузни» һәм чит ил командаларыннан танылган көрәшчеләр булачак. Алар Mortal Combat уенында һәм октагонында көрәшүче конкурсантлар арасында төп призны уйнатачаклар.
«УРАМ» экстрим-паркында фиджитал-BMX дисциплинасының ике программасы планлаштырылган. Оештыручылар сөйләвенчә, вакыйгага танылган фристайлерлар киләчәк, алар арасында Олимпия уеннары призерлары һәм X-Games җиңүчеләре бар. Моннан тыш, экстрим-паркта виртуаль велоузыш узачак.
Горький исемендәге парктагы «Хезмәт резервлары» стадионы турнирны үткәрүнең бишенче мәйданчыгы булачак, анда дроннар ярышы өчен трасса җиһазландырыла. Алар зур тизлек белән очачаклар һәм каршылыкларны җиңәчәкләр.
Спорт программалаштыруында иң көчле уенчыны Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта ачыклаячаклар. Шулай ук «Танклар дөньясы» һәм Speedrun дисциплиналары буенча ярышлар үткәрү өчен урын җиһазландырыла.
Виртуаль шутер һәм лазертаг-көрәшне берләштергән тактик өч үлчәмле көрәшнең өч фиджитал-дисциплинасы буенча турнир Казан теннис академиясендә узачак.
Шәһәр үзәгендә, Казан дәүләт циркы мәйданчыгында, роботлар көрәше узачак. Турнирда симуляторда да, аренада да иң көчлеләрне билгеләячәкләр.
Уеннарда катнашучылар кибатлетика буенча ярышларда үз осталыкларын һәм казанышларын күрсәтә алачак. Бу ярышлар Иннополиста узачак.
Чараларның тулы расписаниесен сылтама буенча белергә мөмкин.