Сораштыруда ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында катнашырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель). Татарстан һәм аның башкаласы халкы 2020 елда төзекләндерү ниятләнгән иҗтимагый киңлекләр өчен 15-нче июньгә кадәр тавыш бирә алачак. Элегрәк сораштыруның 15-нче апрельдә тәмамлануы игълан ителгән иде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» программасы исемлегенә республиканың күпчелек халкы тавыш биргән объектлар кертеләчәк.
Өстенлекле территорияләр – парклар, скверлар, мәйданнар, яр буйлары, урамнар - тәкъдим ителгән вариантларга тавыш бирергә, шулай ук үз тәкъдимнәрен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында күрсәтергә мөмкин. Казан халкы шәһәрнең һәр районы буенча иҗтимагый киңлекләрне сайлый. Тавыш бирүдә катнашучыларга Татарстанның 191 объекты тәкъдим ителде. Сораштырудан соң агымдагы нәтиҗәләр белән танышу мөмкин булачак.
ТР Дәүләт хезмәтләре порталыннан тыш, тавыш бирү социаль челтәрләрдә, социологик сораштырулар аша һәм иҗтимагый фикер алышулар барышында уза. Барлык чаралар нәтиҗәләре буенча 2020 елда төзекләндерү ниятләнгән территорияләр исемлеге төзеләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елгы шундый ук тавыш бирү нәтиҗәләре буенча тәкъдим ителгән 62 объектның 49-ы 2019 елда төзекләндерү исемлегенә кертелгән иде. Казанда мондый иҗтимагый киңлекләр 5 - «Дубрава» урманы мәйданы, Түбән Кабан күле яр буеның икенче чираты, Аккош күле пляжы, Орджоникидзе скверы, Комсомольское күле пляжы.