Моңа кадәр ул 9 елга якын Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсен җитәкләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель). Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков коллективка Республика клиник онкология диспансерының яңа баш табибын тәкъдим итте. Әлеге вазыйфага Илгиз Һидиятов билгеләнде. Моңа кадәр ул 9 елга якын Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсен җитәкләде, дип хәбәр ителә медучреждение сайтында.
Илгиз Һидиятов 1973 елда туа. 1997 елда “дәвалау эше” белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын тәмамлый.
1997-1999 елларда Казан һәм Арча хастаханәләрендә хирург булып эшли, 1999-2001 елларда Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең оператив бүлеге җитәкчесе була. 2001-2005 елларда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге җитәкчесе вазыйфасын били. 2005-2009 елларда “Питрәч Үзәк район хастаханәсе” дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы була. 2009 елның сентябреннән 2018 елның апреленә кадәр “Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсе” муниципаль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесен җитәкли.
Татарстан Республикасының Яшел Үзән муниципаль районыны Советы депутаты.
Сәламәтлек саклауны оештыру буенча беренче категорияле табиб.