В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
KZN.RU порталы традицион чаралар афишасын әзерләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март). Казанлылар төп язгы бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә әзерләнә. Алда өч ял көне һәм бик күп кызыклы чаралар көтә. Шулай итеп, башкала халкын һәм кунакларын «Мәскәү» мәдәни үзәгендә «Арт-яз» интерактив бәйрәмендә, Барлык диннәр гыйбадәтханәсендә «Кадерле хатын-кызым син» концертында һәм «Ак чәчәкләр» бульварында узачак бәйрәмдә көтәләр. KZN.RU порталы традицион чаралар афишасын әзерләде.
Габдулла Тукай музеенда Халыкара хатын-кызлар көне (6+)
7-9-нчы март 10.00 сәгатьтән
Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чаралар узачак. 7-нче март көнне 12.00 сәгатьтә музейның балалар студиясендә «Ана – бөек исем» дип исемләнгән дәрес узачак.
8-нче март көнне 12.00 сәгатьтә музейның нәни кунаклары өчен балалар үзәгендә «Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт» дигән интерактив лекция узачак, ә 14.00 сәгатьтә музейның төп экспозициясе буенча «Тукай тормышында хатын-кыз образы» дип исемләнгән әңгәмә-экскурсия үткәреләчәк.
9-нчы март көнне 16.00 сәгатьтә «Тукай турында бергә беләбез» тематик экскурсиясендә робот барлык теләүчеләрне музей белән таныштырачак.
«Могҗизалар киштәсе» хәйрия ярминкәсе (6+)
7-8-нче март 10.00 сәгатьтән
Казанда «Могҗизалар киштәсе» хәйрия ярминкәсе уза. Барлык җыелган акчалар да балаларга ярдәмгә тотылачак. «Могҗизалар киштәсе»ндә шәһәр халкы һәм кунаклары 8 мартка сувенирлар һәм бүләкләр сатып ала алачак – чәч өчен бизәнү әйберләре, стильле брошкалар, бижутерия, фигуралы шәмнәр һәм кулдан эшләнгән сабын, татлы җыелмалар, картиналар һәм уенчыклар, агачтан эшләнгән практик эшләнмәләр һәм кул эшләре өчен файдалы вак-төякләр. Ярминкә 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Ибраһимов пр., 56.
Горький исемендәге паркта 5 чакрымга йөгерү (12+)
7-нче март 9.00 сәгатьтә
Parkrun Казан - йөгерергә яратучылар өчен һәр атна саен Горький исемендәге паркта уза торган спорт чарасы. 5 чакрымга йөгерештә, яшенә яки спорт әзерлеге дәрәҗәсенә карамастан, теләгән һәркем катнаша ала. Катнашучылар исемлегенә эләгү өчен parkrunда бер тапкыр теркәлү узу һәм махсус штрих-код алу да җитә.
Үзмәшгульләр ярминкәсе (6+)
7-нче март 10: 00 сәгатьтә
Казанда үзмәшгульләр ярминкәсе узачак, анда катнашучылар шәһәр халкына үз товарларын һәм хезмәтләрен күрсәтәчәкләр. Биредә яшәүчеләр булачак бәйрәмгә оригиналь бүләкләр генә алып калмыйча, эшмәкәрләр үткәрәчәк мастер-классларда да катнаша алачак. Моннан тыш, барлык теләүчеләр Үзмәшгуль гражданнарга ярдәм итү үзәге белгечләреннән теркәлү һәм яңа салым режимы сораулары буенча консультация ала алалар.
Ярминкә 22.00 сәгатькә кадәр шәһәрнең түбәндәге адрес буенча урнашкан сәүдә үзәгендә узачак: Ибраһимов пр., 56. Маркетта катнашу өчен +7(965)585-81-81 телефоны аша яки сайтта теркәлергә кирәк.
«Бәйле рәссамнар җәмгыяте» галереясендә күргәзмә (6+)
7-нче март 12.00 сәгатьтән
Казанда «Бәйле рәссамнар җәмгыяте» иҗат берләшмәсе галереясе ачыла. Биредә Слава Зайцев, Руслан Ибраһимов, Леонид Пронченко, Александр Бочкарев һәм Александр Саидов эшләре тәкъдим ителәчәк.
Галерея үз эшен Казан рәссамнары Слава Зайцев һәм Руслан Ибраһимов эшләреннән торган «Сүзләр. Чәчәкләр» күргәзмәсе белән башлап җибәрәчәк. Күргәзмә ватанпәрвәрлеккә һәм аны гәүдәләндерүчеләргә багышланган, картиналар геройлары арасында Сергей Шойгу, Сергей Лавров һәм илебезнең башка танылган кешеләре бар. Галерея 7-нче март көнне 12.00 сәгатьтә ачыла: Борһан Шаһиди ур., 7 («Смена» заманча мәдәният үзәге), дип хәбәр итә оештыручылар.
«Арт-яз» интерактив бәйрәме (12+)
7-нче март 18.00 сәгатьтән
«Мәскәү» мәдәни үзәгендә икенче тапкыр «Арт-яз» интерактив бәйрәме узачак. Барлык теләүчеләр сәнгатькә якыная, яңа рәсем техникасын үзләштерә, мастер-классларга кушыла һәм лекцияләр тыңлый алачак.
18.00 сәгатьтән казанлыларга «Ак кәгазьдән» күргәзмәсе буенча экскурсия узарга, скетчинг буенча мастер-класста катнашырга, дивар-мозаика җыярга, «Концептуаль сәнгать» лекциясен тыңларга, бәйрәм вакытында композицияләр иҗат итәчәк Сергей Костюжовның электрон музыкасын тыңларга тәкъдим ителә. Кич буе мәйданчыкта фотограф, чәй зонасы һәм гараж-сейл эшләячәк. «Арт-яз» программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин. 18.00 сәгатьтән 19.30 сәгатькә кадәр чарага керү ирекле.
«Минем кадерле хатын-кызым» концерты (6+)
7-нче март 18.00 сәгатьтә
Барлык диннәр гыйбадәтханәсендә «Минем кадерле хатын-кызым» дигән бушлай концерт узачак. Биредә «Веста» вокал студиясе солистлары, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Галина Петрусева, халыкара конкурслар лауреатлары Максим Мулин һәм Зөлфия Ибраһимова чыгыш ясаячак.
«Ак чәчәкләр» бульварында концерт (0+)
8-нче март 14.00 сәгатьтә
8-нче март көнне «Ак чәчәкләр» бульварында Abadeli төркеменең ачык концерты узачак. Башкаручылар Һинд стилендә татарча җырлыйлар, шулай ук популяр җырларны татар теленә тәрҗемә итәләр. Казанда музыкантлар популяр инглиз, татар һәм рус телендә язгы композицияләрне, шулай ук автор әсәрләрен башкарачак. Керү ирекле.
3х3 баскетбол буенча Россия чемпионаты этабы (6+)
9-нчы март көнне 10.00 сәгатьтә
Баскет-холлда 3х3 баскетбол буенча Россия чемпионатының 8-нче этабы узачак. Ярышларда 12 ир-ат һәм 6 хатын-кыз командалары катнашачак. Шулай ук Татарстан башкаласында халыкара турнирларның күп тапкырлар призерлары – «Гагарин» (Химки) командасы, Россия Олимпия җыелма командасының база коллективы чыгыш ясаячак.
Казан данын «Банкиры» һәм «Хелитаб» ир-ат коллективлары яклаячак, хатын-кызлар турнирында «Тулпар» командасы чыгыш ясаячак.
Казан ярышлары 20-21-нче мартта Хабаровск шәһәрендә узачак ил чемпионатының хәлиткеч финал этабы алдыннан соңгысы булачак.
Ярышларның төркем этабы 10.00 сәгатьтә, плей-офф 16.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.