1,5 млн кв. метр торак һәм 12 километрлы яр буе төзүне күздә тоткан масштаблы проектны 10 ел дәвамында тормышка ашырырга планлаштыралар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче август, Диана Жиленкова). Казанда Порт урамындагы территорияне комплекслы үстерү концепциясен тәкъдим иттеләр. Фаразланган төзелешнең гомуми мәйданы 287 га тәшкил итә, 1,5 млн кв. метрдан артык торак һәм 1,3 млн кв. метр коммерция өчен һәм административ биналар төзү планлаштырыла. Иске складлар, гаражлар һәм ташландык предприятиеләр белән тулган территорияне масштаблы яңарту турында журналистлар белән Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина уртаклашты.
Иделгә чыгу Казан өчен зур хәзинә булып тора, озак вакытлар бу территория халык өчен ябык иде. Яңартылганнан соң Порт урамы елга буенда урнашкан шәһәрнең бер өлешен яңача ачарга тиеш, дип ассызыклады И.Төхвәтуллина. «Территория бик катлаулы, әмма бик кызыклы», - дип билгеләп үтте баш архитектор, ул җыелучыларга территориянең мастер-планын тәкъдим итте. Ул яшел элемтәләр, шул исәптән 30 га мәйданда парк һәм скверлар булдыруны күздә тота. Тулаем алганда, Казан буенча яшел зоналар белән тәэмин ителеш күрсәткече 15% тәшкил итә (2030 елга 23% ка кадәр арттыру планлаштырыла), ә Россиянең эре шәһәрләрендә 12% тан 15% аралыгында тирбәлә.
Модернизацияне ике этапта үткәрү күздә тотыла, дип сөйләде И.Төхвәтуллина. Беренче этап буенча территорияне планлаштыру проекты әзер инде – 71,2 га мәйданда 337 мең кв.м торак, 1224 урынга исәпләнгән мәктәп һәм 1380 урынга исәпләнгән 8 балалар бакчасы төзү күздә тотыла. Киләчәктә социаль инфраструктура 20 дән артык балалар бакчасы һәм 3 мәктәпне үз эченә алачак. «Без мәгариф кластеры булдырырга телибез. Бу аерым, индивидуаль проект булыр дип өметләнәм», – дип планнары белән уртаклашты баш архитектор.
Беренче этапта шулай ук 1,3 км озынлыктагы яр буен һәм скверны төзекләндерү эшләре башкарылачак. Алга таба яр буйлары киңәйтеләчәк – 12 километрлы җәяүлеләр йөри торган зонада машина кую урыннары һәм кече суднолар өчен сервислар җиһазландырылачак. Моннан тыш, гаваньдагы корабльләр музей, кафе һәм башка иҗтимагый биналар итеп җиһазландырылачак. Киңлекне мәдәни учреждениеләр, музейлар, китапханәләр тулыландырачак. И.Төхвәтуллина сүзләренә караганда, сәнәгать зонасы турында истәлекләрне саклый торган арт-объектлар да булдырылачак.
Транспорт инфраструктурасы булу казанлыларга зур территория буенча уңайлы хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирәчәк. Порт урамы янында җәмәгать транспорты тукталышлары, автовокзал һәм парковка барлыкка киләчәк. «Без бирегә йөрергә, ял итәргә, вакыт уздырырга килгән кешеләр үз машиналарын калдырып, яр буе буйлап йөри алыр дип уйлыйбыз. Әмма, мәсәлән, өлкән яшьтәге кешеләргә мондый маршрутны узу авыр, шуңа күрә боҗра буенча йөриячәк транспорт – зур булмаган электробуслар җибәреләчәк», - дип билгеләде И.Төхвәтуллина. Электробуслар өчен күпер-кичү булдырылыр дип көтелә. Мондый объект җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен дә барлыкка киләчәк. «Күпернең автомобиль юллары белән кисешүен күздә тотмыйбыз», - дип өстәде ул.
Хәзер 6 га мәйданлы беренче участок төзелешенә рөхсәт әзерләнә. «АРХ Мәскәү 2022» күргәзмәсендә «Ел архитекторы» премиясе җиңүчеләре булган «Цимайло Ляшенко һәм партнерлар» архитектура бюросы 100 мең кв.м. торак өчен торак квартал концепциясен эшләгән. «Без бу территориягә кайсы архитекторларның командаларын чакырырга дип уйлаганда аларның һәркайсы үз эзләрен калдырырга, үзләрен күрсәтергә теләячәген белдек. Әмма монда кешеләр дә яшәячәген аңлыйбыз», - дип мөрәҗәгать итте баш архитектор. Аның сүзләренә караганда, урынның кешеләр күпләп була торган булуы җирле халыкның тормышында чагылырга тиеш түгел.
Архитекторлар уртача катлы төзелеш тәкъдим итәләр. «Без аз катлы шәһәр атмосферасын булдырырга телибез», – дип өстәде Николай Ляшенко. Аның сүзләренә караганда, проектта яр буе ягыннан да, якын-тирә төзелештән дә саналган өч югары акцент исәпкә алынган. Биналарның гомуми биеклеге 8-10 катлы булачак. Архитектор билгеләп үткәнчә, проектны эшләү барышында Татарстанның милли сәнгате һәм тарихи өлеше исәпкә алынган. «Без Казанның үз силуэтына ия булган Сөембикә манарасы кебек символларына мөрәҗәгать иттек», - диде ул.
Фасад һәм төсләрне сайлаганда архитекторлар татар милли орнаменты стилистикасына йөз тоталар. Н.Ляшенко булачак корылмаларның фасадлары концепциясе турында сөйләде. «Без үзебез өчен бик күп кызыклы нәрсәләрне таптык, бу – тукымалар да, керамикадагы бизәкләр дә. Бу – һәркемгә билгеле орнаментлар, аларда һәрвакыт төрле төсләр кулланылган, беренче карашка, еш кына бер-берсе белән ярашмый торган, әмма бу Татарстан мәдәниятендәге шундый үзенчәлек. Безгә бу бик кызыклы һәм бай мирас булып тоелды. Моны архитектурабызда куллану урынлы дип санадык».
Н.Ляшенко сүзләренә караганда, төзелештә плитка, анодацияләнгән алюминий, архитектура декоратив бетоны, кирпечнең төрле төрләре кулланылачак. Материалларның сыйфатына И.Төхвәтуллина да аерым игътибар бирде – алар сыйфатлы, куркынычсыз һәм озын гомерле булырга тиеш. «Ягъни бу беркайчан да үзгәрми торган ясалма материаллар түгел, ә нәкъ менә вакыт узу белән үзгәрергә мөмкин булган табигый материаллар: аларда ниндидер су аккан эзләр барлыкка килергә мөмкин, кирпечнең төсе караңгылана ала, болар барысы да норма, бу табигый материалларның үзенчәлеге», - дип билгеләп үтте баш архитектор.
Н.Ляшенко Порт урамын визуаль кабул итүдә яктырту мөһим роль уйный, дип өстәде. Аның сүзләренә караганда, ул бердәм концепциядән гыйбарәт булырга тиеш, шуңа күрә бинаның беренче катлары яктыртылачак. Яр буенда – тоныкландырылган яктырту, ә халык йөри торган мәйданчыкларда – якты. «Төрле тормыш, әмма бердәм атмосфера булдырырга телибез», - дип билгеләп үтте Н.Ляшенко.
«Беренчедән, проект гадәти булмаска тиеш. Икенчедән, ул нәкъ менә Казан белән ассоциацияләнергә, ягъни без билгеле бер объект фонында фотога төшсәк, барысы да аның Лондон яки Амстердам түгел, ә нәкъ менә Казан икәнлеген аңларга тиеш. Шул ук вакытта проект тормыш өчен яраклы булырга тиеш. Бу вакытлар узу белән дә туйдырмый торган тарих булырга тиеш», - дип йомгак ясады И.Төхвәтуллина. Ул шулай ук алга таба эшкә Россиянең алдынгы архитекторларын җәлеп итү планлаштырыла, дип өстәде.
Исегезгә төшерәбез, Порт урамындагы территорияне комплекслы яңарту идеясе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Әлеге зонаның үсеш концепциясен беренче тапкыр И.Төхвәтуллина 2020 елның августында тәкъдим итте. Архитекторлар, инвесторлар, тар профильле белгечләр һәм җир кишәрлекләре милекчеләре белән очрашулар үткәрелде. 2020 елда Казанның Генераль планында Порт урамы районы үсеш зонасы буларак билгеләнгән. Узган атнада ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка әзер концепция турында Казан Мэры Илсур Метшин сөйләде.
Порт урамындагы масштаблы төзелеш проекты 10 ел эчендә тулысынча гамәлгә ашырылыр дип көтелә.