Яр буе территорияләрен төзү планнары, шәһәрнең көнбатыш, көнчыгыш Һәм көньяк юнәлешләрендә үсеше турында топонимика комиссиясенең XIX утырышында фикер алыштылар.
Фото: Денис Гордийко
Идел янындагы сәнәгать территориясен яңа заманча торак районга әйләндерәчәкләр
Соңгы елларда Казан актив рәвештә үсә, шәһәр өч юнәлештә – көнбатыш, көнчыгыш, көньяк юнәлешләрдә киңәя. Моннан тыш, якын арада буш торган сәнәгать мәйданчыкларын үзгәртеп, яр буе территорияләрен үзләштерергә планлаштыралар.
Күптән түгел Казан Мэры Илсур Метшин Зур Казан боҗрасы кебек масштаблы проектларны гамәлгә ашыру башкаланың бөтен бер районын үстерү өчен зур перспективалар ача, дип билгеләп үтте. Шулай итеп, бүгенге көндә Порт, Девятаев һәм Мехчылар урамнары урнашкан яр буе территориясен үстерүнең беренче этабы проекты расланды. Моннан тыш, югарыда күрсәтелгән урамнардан тыш, Магистраль һәм Аркылы Кукушкино урамнарын масштаблы төзү планлаштырыла. «Әлеге территориядә 1 млн кв. метрдан артык коммерцияле күчемсез милек һәм 1,5 млн кв. м торак төзелеше, шулай ук яңа заманча мәктәпләр һәм балалар бакчалары урнашачак. Шулай ук әлеге территориядә транспорт үтемлелеген тәэмин итү максатларында 30 га якын яңа урам булдыру күздә тотыла», - дип билгеләде И.Төхвәтуллина.
Ул әлеге район элек иҗтимагый тормыш үзәге булган Яңа Татар бистәсе территориясе белән тыгыз бәйләнгәнлеген билгеләп үтте. XX гасырда бистәдә зур мөселман мәгариф үзәкләре эшли, бу урынның тарихы мәгърифәтчелек һәм дини эшчәнлек белән бәйле була. «Яңа Татар бистәсе Казанның үзенчәлекле почмагы булды һәм аның кабатланмас көнчыгыш-мөселман ландшафтының аерылгысыз өлеше иде. Бу аспектларның барысын да Казанның әлеге өлешен яңартканда исәпкә алырга кирәк», - дип өстәде шәһәрнең баш архитекторы.
Бишбалта бистәсе шәһәрнең яңа туристик җәлеп итү урынына әвереләчәк
Шәһәрнең көнбатыш юнәлешендә дә берничә буш сәнәгать мәйданчыгы бар, мәсәлән, Бишбалта бистәсендә – Иске вертолет заводы һәм «Сантехприбор» заводы территориясе. И.Төхвәтуллина сүзләренә караганда, элеккеге заводлар урынында урта катлы торак йортлар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзү, шулай ук яңа һәм гамәлдәге төзелешне Казансу елгасының иске үзәне территориясе белән тоташтырачак җәяүлеләр бульвары булдыру планлаштырыла.
«Бу – Казанның иң кызыклы, серле һәм шул ук вакытта аз өйрәнелгән урыннарының берсе. Районны төзекләндерү аның үсешенә бик яхшы этәргеч булачак, ә тарихи биналарны саклау һәм торгызу Бишбалта бистәсен шәһәрнең яңа туристик урынына әйләндерергә мөмкин», – дип билгеләде ул.
«Новое Вознесение», «Новое Вознесение-2» һәм «Южный парк» торак комплекслары төзелеше өчен территорияне планлаштыру проектлары эшләнә
Вознесение трактын төзү шәһәрнең көнчыгыш юнәлешендә, аерым алганда, Совет районында – Родина, Даурия, Гвардия һәм Гадел Кутуй урамнары чикләрендә 293 гектар мәйданлы территория үсешенә этәргеч булды. 2021 елның мартында расланган планлаштыру проекты нигезендә, 851 мең кв. м торак күчемсез милек, социаль объектлар, шул исәптән мәктәпләр, балалар бакчалары һәм поликлиникалар төзү күздә тотыла. «Хәзерге вакытта бу территорияләрне үзләштерү башланды һәм әлеге урынның сәнәгать хәтере яңа объектлар архитектурасында гына түгел, яңа урамнар һәм җәмәгать киңлекләре исемнәрендә дә чагылырга тиеш», – дип саный И.Төхвәтуллина.
Хәзерге вакытта «Новое Вознесение», «Новое Вознесение-2» һәм «Южный парк» торак комплекслары төзелеше өчен территорияне планлаштыру проектлары эшләнә. Күпчелек очракта бу территорияләр индивидуаль торак төзелеше урнаштыруны күздә тоткан. Әмма, И.Төхвәтуллина сүзләренә караганда, тракт төзелеше һәм шәһәр төзелеше вәзгыяте үзгәрүгә бәйле рәвештә, күп кенә төзүчеләр, шәхси торак йортлар урынына күп катлы торак төзелеш булдыруны исәпкә алып, проектларны үзгәртә башлаган.
Моннан тыш, «Восток» индустриаль паркы һәм «Магистральный» җитештерү-логистика комплексы кебек булачак сәнәгать территорияләрен планлаштыру проектларын эшләү бара. Булачак автомагистраль янында җитештерү һәм коммуналь-склад объектларын урнаштыру күздә тотыла, дип өстәде шәһәрнең баш архитекторы.
«Яңа торак кварталларны уникаль табигый зоналарга зыян салмый торган итеп яраклаштырырга кирәк»
Казанның көньяк өлеше төзелешнең тагын бер перспектив юнәлеше булды. И.Төхвәтуллина хәбәр иткәнчә, Мирный бистәсе янындагы Каенлык тирәсендәге торак районнарны төзү эшләре бара. «Волжские просторы» торак комплексы төзелеше өчен территорияне үзләштерү башланды һәм Бертуган Батталовлар урамы буенча территорияне планлаштыру проектлары эшләнде, биредә «Волжские просторы-2» торак комплексы урнаштырылачак.
М-14 торак микрорайонын һәм Казан – Боровое Матюшино автомобиль юлы янындагы территорияне үзләштерү дәвам итә, анда торак комплекслар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү планлаштырыла. «Көньяк юнәлеш зур ылыслы урманнар, чиста һава, күлләр челтәренә бай, алар арасында Архиерей, Моховое күлләре – табигать һәйкәлләре. Боларның барысын да комплекслы төзелеш вакытында исәпкә алырга һәм яңа торак кварталларны уникаль табигый зоналар өчен яраклаштырырга кирәк», – дип ассызыклады И.Төхвәтуллина.
Үз чыгышын тәмамлап, баш архитектор хәзерге вакытта территорияне үзләштерүгә иҗади якын килү өлешендә төзүчеләр арасында уңай тенденция күзәтелүен җиткерде: алар төзелеш башланыр алдыннан урыннарның тарихын өйрәнергә, территориянең характерлы үзенчәлекләрен ачыкларга, географик һәм геологик аспектны исәпкә алырга тырышалар. «Болар барысы да территориянең образын, җәмәгать киңлекләре, спорт объектлары, яңа эш урыннары белән яшәеш мохитен булдырырга мөмкинлек бирә. Ә урынның айдентикасын тикшерү урамнар, бульварлар, мәйданнар, скверлар, ә аннары торак комплексларның атамаларына төгәл якын килергә мөмкинлек бирәчәк», – дип йомгак ясады ул.