Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.05.2022, 15:34

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш аллергологы: «Яз шактый салкынча булуга карамастан, серкәләнү сезоны агрессив»

Татарстанда каен, чикләвек куагы серкәсенә аллергия таралган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче май, Алинә Бережная). Яз җитү белән Татарстанда үсемлекләр чәчәк ата башлады. Бу чор аллергиклар өчен чын сынау булып тора. Еш төчкерү, борын тыгылу, күзләр кызару – аллергия реакциясенең төп билгеләре. «Быел яз салкынча булуга карамастан, серкәләнү сезоны агрессив», – дип билгеләп үтте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш аллерголог-иммунологы Олеся Скороходкина.

Аның сүзләренә караганда, аллергиядән тормышка куркыныч янамый, әмма аның сыйфатына тәэсир итә. Әйтик, поллинозлы пациентларның 90% ында (үсемлекләр серкәсенә аллергия) ринит күзәтелә. Ул температура күтәрелү белән бергә бармый, әмма пациентларда борыннан су бүленеп чыга, өянәкләр белән күп тапкырлар төчкерү күзәтелә. Ринитлы пациентларның 89% ында аллергик конъюнктивит барлыкка килә, ул күзләр кычытуы һәм кызаруы, шешенү белән характерлана. Шулай ук аллергикларның 30% ында бронхиаль астма билгеләре бар.

Татарстанда агач серкәсенә аллергия киң таралган, аерым алганда, поллиноз каен, чикләвек куагы чәчәк аткан чорда күзәтелә. Еш кына пациентлар, тиздән күңелсез симптомнар узар дип уйлап, табибка мөрәҗәгать итми. «Әгәр пациент вакытында табибка мөрәҗәгать итмәсә, аның гиперсизгерлек киңәюе бара, моның аркасында аллергия симптомнары ел буе дәвам итәргә мөмкин», – дип ассызыклады Олеся Скороходкина. Ул үз вакытында диагностикаланган аллергия дәвалана – ремиссия 3 елдан 10 елга кадәр дәвам итәргә мөмкин, дип өстәде.

Дәвалауның иң нәтиҗәле ысулы – аллергеннар белән иммунотерапия узу. Табиб контроле астында һәм билгеле бер схема буенча, кечкенә дозалардан башлап, пациентка аллерген кертелә. Терапия курсы тәмамланганнан соң, ремиссия 3 елдан 10 елга һәм хәтта күбрәк вакытка кадәр дәвам итә. «Бу дәвалаудан соң чәчәк ату чоры башлаганчы ук күп кенә пациентлар хәлләренең шактый яхшыруын билгеләп үтә», – дип сөйләде Олеся Скороходкина.

Аллерголог шулай ук Татарстан халкына үсемлекләр чәчәк аткан чорда актуаль булган киңәшләрен бирде. Аллергия булган очракта, урамда битлек һәм күзлек кияргә кирәк, җәмәгать транспортында ачык тәрәзә янында тормаска киңәш ителә, ә машинада кондиционер кабызырга кирәк. Шулай ук төнлә фатирда тәрәзәләрне ачмаска киңәш ителә. «Серкәләрнең иң күп концентрациясе иртә таңда була», – дип билгеләп үтте Олеся Скороходкина. Урамда йөреп кергәннән соң күзләрне һәм борыннарны юарга, душ керергә кирәк. Чәчәк ату чорында шәһәр читенә чыкмаска, табигатьтә күбрәк вакытны сулык янында үткәрергә кирәк, анда серкәләр азрак була.

Барлык яңалыклар