Төмән музеенда йөз елга якын сакланган мөселман ядкаре Казанга китерелде.
Фото: Денис Гордийко
Экспозициядә Себер татарларының традицион костюмы, зәркән бизәнү әйберләре, Төмән өлкәсендә яшәүче татарларның этник үзенчәлекләрен чагылдыручы фотодокументлар тәкъдим ителгән. 1808 елда Емельян Корнеев тарафыннан төзелгән «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы фондларыннан ясалган офортлар Себер татарларының типажларын, аларның костюмнарын, бизәнү әйберләрен һәм көнкүрешен чагылдыра.
Күргәзмәнең төп экспонаты - Мөхәммәд пәйгамбәрнең сакалыннан төшкән чәч бөртеге - Төмән музеенда инде йөз елга якын сакланган мөселман реликвиясе. Шулай ук XVII гасыр ахыры - XX гасыр башы гарәп, фарсы, госманлы һәм иске татар телләрендә язылган кулъязмалар һәм басма китаплар экспозициядә аерым урын алып тора.
Күргәзмә 10-нчы февральгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.