Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.04.2021, 10:00

Җиңү көненә багышланган төп бәйрәм чаралары быел Меңьеллык мәйданда узачак

Программада – бәйрәм парады, хәрби техника күргәзмәсе, концерт, халык караокесы

9-нчы майда Җиңү көнен бәйрәм итү Архангельск һәм Арча зиратларында чәчәкләр салу тантанасыннан башланачак. Җиңү паркында Мәңгелек утка, Тыл хезмәтчәннәре, Ана монументларына һәм Совет солдаты һәйкәленә чәчәкләр салу оештырылачак.

10:00 сәгатьтә Меңьеллык мәйданында Казан гарнизоны гаскәрләре, ИС, Т-34 танклары һәм ретроавтомобильләр колонналары узачак. Парадта ике меңнән артык хәрби хезмәткәр һәм хәрби училище, кадет сыйныфлары һәм юнармия курсантлары катнашачак. Парад Казанның җыелма хоры «Җиңү көне» җырын театральләштерелгән башкару белән тәмамланачак.

Шунда ук көн дәвамында хәрби техника күргәзмәсе, шул исәптән уникаль Т-90, БТР танкы, Ату коралы һәм ДОСААФ автомобильләре күчмә музее экспозициясе оештырылачак.

19:00 сәгатьтә Меңьеллык мәйданында сәнгать осталарының, яшьләр төркемнәренең концерт программасы, шулай ук «Поющая Казань» меңләгән хор чыгышы башлана. Концерт халык караокесы форматында узачак.

Меңьеллык мәйданында Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнгән тантаналы программаны Казан Кремле диварлары астында күзәтергә мөмкин булачак. Оештыручылар тамашачыларны иминлек тәэмин итү максатларында тикшерү чаралары турында кисәтә. 8-нче май көнне 21:30 сәгатьтә Меңьеллык мәйданында территорияне санитар эшкәртү үткәреләчәк. Казанлылардан шәхси саклау чараларын куллануны күздә тотуны сорыйлар. Бәйрәм итү периметры буенча антисептик чаралар урнаштырылачак.

Җиңү паркында 12:00 сәгатьтә «Җиңү фанфарлары» балалар тынлы оркестрлары фестивале башлана. 15:00 сәгатьтән парк кунаклары шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышларын күрә алачак. Ә 18:00 сәгатьтә «РиоРита – Җиңү шатлыгы» проекты кысаларында оркестр башкаруында паркта 30-40-нчы еллардагы бию көйләре яңгыраячак.

Җиңү көнен бәйрәм итү 22:00 сәгатьтә матур салют белән тәмамланачак, Казансу акваториясеннән күзәтергә мөмкин булачак.

Җиңүнең 76 еллыгына багышланган бәйрәм концертын тамашачылар 9-нчы майда ТНВ телеканалында турыдан-туры трансляциядә күрә алачак.

9-нчы майда «Үлемсез полк» акциясе онлайн-форматта узачак. Катнашу өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан туганынын турында мәгълүмат җыярга, аның портреты белән фотография ясарга, ә текстта үз героен турында сөйләргә кирәк булачак. Әзер материалны 2021.polkrf.ru рәсми сайтында бастырырга кирәк.

Барлык яңалыклар