Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.05.2023, 12:18

Казанда җәйге китап фестиваленең төп мәйданчыгы «Черек күл» паркы булачак

Традицион рәвештә 100 дән артык нәшрият катнашында ярминкә эшләячәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче май). Татарстан башкаласында 17-18 нче июньдә алтынчы тапкыр җәйге китап фестивале узачак. Аның программасында язучылар белән 50 дән артык очрашу, лекцияләр, дискуссияләр һәм мастер-класслар, шулай ук концертлар, спектакльләр һәм күргәзмәләр бар. Фестивальнең төп мәйданчыгы «Черек күл» паркы булачак, вакыйгалар шулай ук ТР Милли китапханәсендә, «Смена» заманча мәдәният үзәгендә һәм MON театрында узачак.

Фестивальдә 100 дән артык нәшрият катнашында китап ярминкәсе эшләячәк. Кунаклар яңа китапларны нәшрият бәясеннән сатып ала, нәшрият йортлары вәкилләре белән аралаша, шулай ук танылган һәм яшь язучылар белән таныша алачак.

Мәгариф блогы чараларында «ГЭС-2» мәдәният йорты кураторы Ярослав Алешин, сәнгать белгече һәм «ку-ку» Telegram-каналы авторы Ксения Коробейникова, «Литрес» порталының баш мөхәррире Екатерина Писарева һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Фестиваль вакытында ТР Милли китапханәсендә «О, Җепшеклек!» күргәзмәсе эшләячәк, ул ХХ гасырның 50-60 нчы елларының график мирасына багышлана. Шәһәрлеләр 400 дән артык экспонат күрәчәк, алар арасында рәссамнар Виктор Пиворов, Эрик Булатов, Илья Кабаков һәм башкаларның оригиналь эшләре һәм эскизлары бар.

Перформатив программа фестивальнең аерым өлеше булачак – аны Булат Галиев исемендәге «Прометей» аудиовизуаль һәм технологик сәнгатькә ярдәм фонды архивы презентациясе ачачак. Шулай ук 1960 елларда реконструкцияләнгән «Кристалл» яктылык-музыка коралы белән төнге перформанс узачак. Моннан тыш, MON театр мәйданчыгы «Күренеп-күренмичә» проектын тәкъдим итәчәк: Татарстан авыллары укучылары үзләренең спектакльләрен куячак, ә «Угол» лабораториясе перформанслар сериясен үткәрәчәк.

Фестиваль көннәрендә җирле музыкантлар катнашында концертлар һәм кичәләр, Казан рәссамнары күргәзмәләре һәм шәһәрнең аз билгеле булган истәлекле урыннары белән танышу узачак. Шәһәр паркларында «Шәһәрнең китап экологиясе» проекты буенча буккроссинг-инсталляцияләр барлыкка киләчәк.

Традицион рәвештә балалар-гаилә программасы эшләнгән, ул мастер-класслар, экскурсияләр һәм башка активлыкларны үз эченә ала. Фестиваль турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча укырга мөмкин, дип хәбәр итә оештыручылар.

Фестивальне СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә «Смена» заманча мәдәният үзәге, ТР Милли китапханәсе һәм Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе үткәрә. «Җанлы шәһәр» фонды фестивальнең стратегик партнеры булып тора.

Барлык яңалыклар