В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рейтингны ТурСтат туристлык порталы әзерләгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь). Казан Россиянең иң зур Яңа ел чыршылары булган 3 шәһәренә керә. Татарстан башкаласында «яшел чибәркәй»нең биеклеге 35 метр тәшкил итә. Рейтингны ТурСтат туристлык порталы әзерләгән.
Рейтингның беренче урынында Красноярск урнашкан, анда төп чыршының биеклеге 55 метр тәшкил итә, икенче урында – Екатеринбург, анда 50 метр биеклектәге чыршы урнаштырылган.
Шулай ук бу кышта иң зур Яңа ел чыршылары булган Россиянең ун шәһәре арасына Барнаул (32 м), Тула (32 м), Уфа (30 м), Пермь (30 м), Владивосток (28 м), Төмән (28 м) һәм Мәскәү (27 м) керә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында төп Яңа ел чыршысы «Казан» гаилә үзәге янында 26-нчы декабрьдә 16.00 сәгатьтә ачылачак.