Бәйрәм программасында - театральләшкән тамаша, кышкы уеннар һәм конкурслар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). 25-нче декабрьдә «Дәрвишләр» скверында Совет районының төп чыршысын ачу тантанасы була. Ачылыш көнендә шәһәрлеләр өчен конкурслар һәм кышкы уеннар белән бәйрәм узачак.
Килүчеләргә «Щелкунчик һәм тычканнар патшасының Яңа ел маҗаралары» дигән театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк. Барлык теләүчеләр дә «Кышкы уеннар» спорт уеннарына кушыла, Яңа ел фотозонасында матур фотосурәтләр ясый һәм Кыш Бабай йортында була алалар.
Яңа чыршының биеклеге 16 метрга җитә - бу Совет районының иң биек урман гүзәле. Шулай ук быел «Дәрвишләр» скверында чыршы шәһәрчеге һәм бизәлеш яңартылган – ут консольләре белән баганалар, светодиодлы керү аркалары, шарлар һәм декоратив фигуралар урнаштырылган.
Ачылу 16.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Совет районы администрациясе матбугат хезмәте.