Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.01.2024, 18:30

ТР Хезмәт министрлыгы башлыгы: күп балалы гаиләләр саны 10 ел эчендә ике тапкыр артты

Республикада өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 50 меңнән артык гаилә яши

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче гыйнвар). 10 ел эчендә Татарстанда күп балалы гаиләләр саны ике тапкыр арткан. ТРда шундый 50 мең 200 гаилә яши, аларда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә, дип хәбәр итте быел «Волга» клубының беренче утырышында Республика Хезмәт министрлыгы башлыгы Эльмира Зарипова.

Республикада күп балалы гаиләләр саны, спикер фикеренчә, Татарстанда «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә арткан – бу социаль ярдәм чараларына, мәшгульлеккә ярдәм итүгә һәм өлкәннәргә ярдәм күрсәтүгә тәэсир итте.

«Безнең өчен демографик хәл – күп балалы гаиләләр саны күрсәткече. 10 ел элек аларның саны республикада 24 меңнән артык иде. Бүген без 50 мең 200 күп балалы гаиләне күрәбез, аларда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә. Моны без күп балалылыкны стимуллаштыру чаралары нәтиҗәсе дип уйлыйбыз», – дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә күп балалы гаиләләр өчен балалар бакчалары хезмәтләре өчен түләгәндә тулы компенсация кертелде. Ә кечкенә балаларның ата-аналары дарулар сатып алган өчен 10 мең сум акча ала ала.

Барлык яңалыклар