Владимир Леонов сүзләренә караганда, ярышлар Казанның 17 спорт объектында узачак
Фото: Денис Гордийко
«Өч ай чамасы вакыт калды. Бу да зур проект. «Киләчәк уеннары»ннан аермалы буларак, ул классик һәм аңлаешлырак. Шулай да 30 спорт төре, күпсанлы илләр», – диде министр. Аның сүзләрен ТАСС китерә.
Владимир Леонов билгеләп үткәнчә, якынча ике атнага сузылачак ярышларны 17 объектта уздыру планлаштырыла. Моннан тыш, БРИКС илләренең спорт министрлары слеты көтелә. «Әзерлек бара, формат аңлашыла, ләкин вакыт бик аз», – дип өстәде спикер.
Исегезгә төшерәбез, июнь аенда Казанда узачак БРИКС уеннарына шәһәрнең кайбер спорт учреждениеләре яңартылачак. Алар арасында Үзәк стадион, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге, Волейбол үзәге, Ишкәкле спорт төрләре үзәге һәм башкалар бар. 27 спорт төрендә өч меңгә якын спортчы көч сынашачак.
Кичә ТР башкаласында «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын ябу тантанасы булды. Ярышларда 107 илдән 2 меңнән артык спортчы катнашты.