Кичә ТР башкаласында һаваның максималь температурасы +16,7 градус тәшкил иткән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче апрель). Татарстан башкаласында 3 нче апрельдә температура рекорды куелган. Казан метеостанциясе мәгълүматлары буенча, һаваның максималь температурасы +16,7 градус тәшкил иткән.
Бу көн өчен республика башкаласында температураның моңа кадәрге абсолют максимумы 1951 елда теркәлгән һәм +16,6 градус тәшкил иткән, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
5 нче апрельдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, төнлә явым-төшем булмаячак. Һава температурасы 5 тән 7 градуска кадәр җылы тәшкил итәчәк, түбән урыннарда +2 дән +4 кә кадәр булачак. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метрга кадәр. Көндез бераз яңгыр яварга мөмкин. Һава температурасы +20 градуска кадәр күтәреләчәк. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метрга кадәр, көчәйгәндә секундына 12 метрга кадәр җитәчәк.