В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республика территориясендә кар, 1000 метрга кадәр күз күреме начарлану һәм көчле җил көтелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче февраль). ТР Гидрометеорология үзәге республика халкын һава шартларының начарлануы турында кисәтте.
22 нче февральдә кич белән, 23 нче февральдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә кар көтелә, республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнарында – 1000 метрга кадәр күз күреме начарлану белән буран, төньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр көчәючән җил. Юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.
23 нче февральдә Казанда аязучан болытлы булачак. Төнлә һәм көндез бераз кар явачак, урыны белән буран көтелә. Төньяк-көнбатыштан, төньяктан уртача җил исәчәк. Төнлә минималь һава температурасы -13 градустан -15 градуска кадәр, аязганда -18 градуска кадәр булачак. Көндез термометр баганалары 11-13 градус салкын күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.