Синоптиклар республикада кар, буран көтелүен, төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык, көндез томан, секундына 20 метрга кадәр булган көчле җил булачагын җиткерә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы март). Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итәләр. 31-нче мартта төнлә һәм көндез һава шартларының начараюы аркасында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе шундый киңәш бирә.
Синоптиклар республикада кар, буран көтелүен, төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык, көндез томан, секундына 20 метрга кадәр булган көчле җил булачагын җиткерәләр.
Шуңа бәйле рәвештә ЮХИДИ хезмәткәрләре татарстанлыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм игътибарлы-сак булырга чакыра. Машина йөртүчеләр катлаулы юл-метеорологик шартларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиешләр. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы полосага чыгудан тыелырга кирәк. Җәяүлеләр кичүенә якынлашканда, машина йөртүчеләрне аеруча да игътибарлы булырга чакыралар.
Шулай ук Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне кышкы шиннарны җәйгесенә алыштырырга ашыкмаска чакыра һәм резинаны җиде көн рәттән 5-7 градустан югары булганда гына алыштырырга кирәк, дип искәртә.
Юлдагы катлаулы хәлгә эләккән юл хәрәкәте катнашучылары тәүлек буе Дәүләт автоинспекциясенә 8 (843) 533 38 88 телефоны буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.