Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә начар һава шартларында юлларда сак булырга киңәш ителә.
Фото: Марат Мугинов
Машина йөртүчеләр катлаулы юл-метеорология шартларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә торган тизлекне сайларга тиешләр. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы полосага чыгудан тыелырга кирәк. Эстакадалар, күперләр, юлүткәргечләрне үткәндә аеруча сак булырга кирәк, чөнки нәкъ менә бу урыннарда боз катламы барлыкка килү ихтималы зур. Иминлек каешларын эләктерергә һәм пассажирларны иминлек каешларын эләктергән килеш кенә йөртергә кирәк.
Җәяүлеләргә килгәндә,алар бары тик җәяүлеләр кичүе аша гына һәм светофорның рөхсәт итү сигналына гына чыгарга тиеш. Барлык транспорт чараларының да туктап калуына һәм үткәреп җибәрергә әзер булуына инанырга кирәк, шуннан соң гына юл чыгарга кирәк. Бала белән юл чыкканда, аны һичшиксез кулыннан тотарга кирәк.
Аерым игътибарны яктылык кайтаручы элементлар булган әйберләрне һәм кием-салымнарны куллануга һәм әлеге предметларны транспорт чараларын йөртүчеләрнең күрүен тәэмин итәргә кирәк, дип билгеләп үттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлегендә.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны һава торышының үзгәрүен исәпкә алырга, сак булырга, үзләре белән җылы әйберләр, ризык, җитәрлек ягулык запасы алырга чакыра. Штаттан тыш хәлләр барлыкка килгән очракта, юлда ярдәм сорап Дәүләт автоинспекциясенә +7(843)533-39-00 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.