Юл-транспорт һәлакәте Копылов һәм Побежимов урамнары киселешендә килеп чыккан.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче июнь). Дәүләт автоинспекциясе Казандагы Копылов һәм Побежимов урамнары киселешендә булган юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли.
24 нче июнь көнне 18:25 сәгатьтә билгесез автомобиль йөртүче, чат буенча хәрәкәт иткәндә, көйләнә торган җәяүлеләр юлын чыгып баручы 12 яшьлек малайны бәрдерә. Шуннан соң машина йөртүче вакыйга урыныннан качкан. Юл-транспорт һәлакәтен күрүчеләрне +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48 телефоннары аша элемтәгә керүләрен сорыйлар.
Узган ял көннәрендә Казанда 170 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 11 е зыян күрүчеләр белән булган, нәтиҗәдә 14 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, бер кеше һәлак булган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе.