Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.03.2020, 16:10

Казан геройлары: KZN.RU порталы 23 яшьлек Владимир Николаевның батырлыгын искә ала

Висла елгасын кичү оборонасы өчен Советлар Союзы Герое йолдызын ул Львов өчен сугышта һәлак булганчыга кадәр нибары 10 көн генә күкрәгендә йөртеп кала.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). Бөек Ватан сугышы елларында ТАССРдан фронтка республиканың 700 меңгә якын кешесе чакырыла. 350 меңнән артык кеше өйләренә әйләнеп кайтмый. Шуларның берсе – Казанда туган Владимир Николай улы Николаев. KZN.RU порталы шәһәрнең Бөек Җиңүгә өлеш керткән күренекле кешеләрен искә алуны дәвам итә.

Владимир Николаев 1921 елның 9-нчы февралендә туган. Ул Казанның 98-нче номерлы урта мәктәбенең сигез сыйныфын уңышлы тәмамлый, аннары мех фабрикасында слесарь укучысы һәм слесарь булып эшли башлый. 18 яшендә аны Кызыл Армия сафларына алалар. Ул Чкалово танк училищесына укырга керә, аны 1941 елда тәмамлый. 1942 елның июненнән Беренче Украина фронтында Казан егете Бөек Ватан сугышы бәрелешләрендә катнаша. Биредә аны 56-нчы гвардия танк бригадасы батальон командиры урынбасары итеп билгелиләр һәм гвардия капитаны исмемен бирәләр.

1944 елның августында Польшаны азат иткәндә, Владимир Николаевны сугышларның берсендә яралыйлар. Госпитальгә барганда, дошманның ике танк дивизиясе, совет гаскәрләре оборонасына чөй кертергә омтылып, Коло бистәсе янындагы Висла елгасы аша кичү районын контратакага тота. Кичүдә сугыш кирәк-яраклары, ягулык һәм азык-төлек белән 1,5 меңгә якын автомашина булган. 3-4-нче августта фашистлар берничә торак пунктны яулап ала һәм кичүдән 300 метр ераклыкта була. Бик куркыныч хәл килеп туа. Ул чакта яраланган Николаев фронт командующие урынбасарыннан боерык ала: теләсә нинди юл белән дошманны туктатырга һәм кичүне саклап калырга.

Владимир Николай улы, якын-тирәдә булган танклар, үзйөрешле кораллар һәм пехоталарны җыеп, оборона оештыра һәм ике көн дәвамында сугышчылар белән бергә дошман һөҗүмен кире кайтара. Аннары Николаев төркеме контратакага күчә һәм дошманны чигенергә мәҗбүр итә. Бу сугышларда 7 «Пантера» дошман танкы яндырыла һәм 300-дән артык гитлерчы юк ителә. В.Николаев җитәкчелегендәге совет солдатлары кичү урынын саклап кала алдылар, шуның аркасында Висла аша сул ярга янә совет гаскәрләре, сугыш кирәк-яраклары, ягулык һәм азык-төлек салынган йөкләр китә. Тиздән фашистларның уң як төркеме юкка чыгарыла, ә гвардия капитаны Николаев, бурычны уңышлы үтәп, госпитальгә китә.

Бу биремдә күрсәткән батырлыгы өчен Владимир Николаев Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Тик ул үзенең Герой йолдызын нибары 10 көн йөртә. 1944 елның 2-нче октябрендә 23 яшендә Казан егете Львов өчен көрәштә һәлак була, шунда ук Дан Тавында җирләнә. Биредә тагын 27 Бөек Ватан сугышы героеның каберлекләре бар. В.Николаев ике Ленин ордены, 1-нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл йолдыз ордены һәм Советлар Союзы Герое йолдызы белән бүләкләнә.

В.Николаевның туганы Ирина Лушпина искә төшергәнчә, ул Советлар Союзы Герое исемен өч тапкыр алырга тиеш булган, әмма сугыш шартларында барлык бүләкләр дә үз хуҗасын «тапмаган». Күпләр ни өчен аның лаеклы бүләкләрне сорап алмавын сорадылар. Моның өчен аның һәрвакыт кыска җавабы әзер иде: «Мин – орден йөртүче, ә орден сораучы түгел!» Күп кенә Ватанны саклаучылар әнә шулай җавап биргән дип сөйлиләр.

Бүген Казанның Вахитов районы урамнарының берсе Владимир Николаев исемен йөртә.

Тарихи белешмә «Үлемсез полк» хәрәкәтенең рәсми сайты материаллары нигезендә әзерләнде.

Барлык яңалыклар