Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.05.2020, 11:11

Казан геройлары: Каюм Заббаров - ТАССРдан Дан орденының тулы 48 кавалерының берсе

KZN.RU порталы шәһәрнең Бөек Җиңүгә өлеш керткән күренекле кешеләрен искә ала.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы май). Бөек Ватан сугышы елларында ТАССРның 48 кешесе Дан орденының тулы кавалерлары исеменә лаек булган. Кайберләренең тормышы Казан белән бәйле булган, шул исәптән Каюм Закир улы Заббаровның да. KZN.RU порталы Бөек Җиңүгә өлеш керткән шәһәрнең күренекле кешеләре турында сөйләвен дәвам итә.

Каюм Закир улы 1920 елның 7-нче мартында Татарстан Республикасы Лаеш районының Татар Агайбаш авылында туган. Ул мәктәпнең дүрт сыйныфын гына тәмамлый һәм сугышка кадәр Казан авиация заводында эшли.

Каюм Заббаровка 22 яшь тулгач,1942 елда аны Кызыл Армия сафларына чакыралар - илне Бөек Ватан сугышы бәрелешләрендә якларга вакыт җитә. 1943 елның җәенә инде сержант Заббаров артиллерия расчетында коручы була. Августта Смоленск өлкәсе Починок авылы янында ул дошман оборонасын өзгәндә аерылып тора. Моның өчен аны «Батырлык өчен» медале белән бүләклиләр, ә тиздән расчет командиры итеп билгелиләр.

Үзенең беренче Дан ордены - 3-нче дәрәҗә - Каюм Закир улы Волынь өлкәсе Тура районының Серкизов торак пунктында сугышканда алган. 1944 елның 30-нчы апрелендә сугышчылар белән командалык итеп, сержант Заббаров дошман контратакасына каршы тора. Ул, дошманга туп-туры төзәп, төгәл эләгүне оста оештыра алды. Нәтиҗәдә, дошман, сугыш кырында 60 ка кадәр үтерелгән һәм яраланган солдатын калдырып, башлангыч рубежларга куып чыгарыла.

1945 елның 14-нче гыйнварында, 9 айдан соң инде Польшада, Висланың сул ярында Кохан торак пунктына якын җирлектә дошман оборонасын өзгәндә, сержант Заббаров, турыдан-туры наводка белән 4 пулемет ноктасын тар-мар итә, 10-нан артык солдатны юк итә. Ә 16-нчы гыйнварда Радом шәһәре өчен сугышта 5 ут ноктасын һәм дошман пехотасы взводын тулысынча диярлек төгәл ут белән юк итте. Шуның өчен Каюм Закир улы 2 нче дәрәҗә Дан орденына ия була.

Ләкин Германиядә Альт-Модлитц авылы өчен соңгы сугыш Каюм Заббаров хәтерендә аеруча уелып кала. 1945 елның 24-нче апрелендә дошман уты астында ул үзенең коралын туры наводкага чыгара, өч пулемет ноктасын юк итә, ике немец коралын коралсызландыра. Шул рәвешле, Каюм Закир улы һәм аның командасы пехотага дошманның торак пунктын тиз арада кулга төшерергә ярдәм итә.

СССР Югары Советы Президиумының 1946 елның 15-нче маендагы Указы белән басып алучылар белән сугышларда командование биремнәрен үрнәк рәвештә үтәгән өчен сержант Каюм Закир улы Заббаров 1-нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Шулай итеп, ул Татарстан Республикасыннан Дан орденының тулы 48 кавалерының берсе була.

1946 елда Каюм Заббаров, демобилизацияләнеп, туган ягына кайта. Ул Казанда яши, тимер юл каравылы укчысы булып хезмәт итә, аннары Казан механика заводына компрессорчы булып эшли.

Каюм Закир улы 76 яшендә, 1996 елның 14-нче гыйнварында вафат була, Лаеш районы Державино авылы зиратында җирләнә.

Тарихи белешмә ТР 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы виртуаль музее һәм «Ил Геройлары» патриотик интернет-проекты материаллары нигезендә әзерләнде.

Барлык яңалыклар