В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
22 июньдә биредә “Хәтер шәме” мемориаль акциясе узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь). 22 июньдә 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы башланганга 77 ел тула. Бу көнне ТР Милли музеенда 11.30 сәгатьтә “Хәтер шәме” Халыкара мемориаль акциясе узачак.
“Простор” һәм “Лилия” клублары катнашучылары бөек татар герой-шагыйре Муса Җәлилнең тормышы, иҗаты һәм батырлыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә әзерләгән. Сугыш һәм тыл ветераннары авыр сугыш көннәре турында сөйләячәк. Сугыш турында атаклы җырлар “Темная ночь”, “В землянке” һ.б. башкарылачак, дип хәбәр иттеләр ТР Милли музеенда.