Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.09.2019, 14:21

Казанның Генпланы: яңа төзелешләрдә мәктәпләр гомуми һәм өстәмә белем бирү функцияләрен берләштерәчәкләр

2040 елга Казанда мәктәпкәчә учреждениеләрдә 128 меңнән артык яңа урын барлыкка килергә мөмкин.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче сентябрь, Алсу Сафина). 2040 елга Казанда мәктәпкәчә учреждениеләрдә 128 меңнән артык яңа урын барлыкка килергә мөмкин, 274 меңнән артыгы – мәктәпләрдә һәм 11,8 меңнән артыгы – өстәмә белем бирү учреждениеләрендә. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе урынбасары Анастасия Латыйпова һәм Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов сөйләде.

Объектларның төгәл сыйдырышлылыгы урынына һәр территория өчен күп урынга ихтыяҗ булуы исәпләнгән

Якындагы елларда Казан полицентрик һәм комплекслы үсеш алачак, димәк, хәзерге тормышның барлык аспектлары үсеп килә торган территорияләрдә булырга тиеш. «Халык өчен иң мөһим нокталарның берсе - тулы кыйммәтле инфраструктура булу: балалар бакчалары, мәктәпләр, балаларның ял итү урыннары», - диде район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин, матбугат конференциясен ачып.

Казанның Генераль планы проекты буенча социаль инфраструктура объектларының гомуми мәйданы 2040 елда 9,3 млн кв. метрга артачак, ә халыкның социаль инфраструктура объектлары белән тәэмин ителеше шәһәр буенча тулаем алганда 2,6 тапкырга – бер кешегә 3,6 кв. метрдан 9,5 кв. метрга кадәр артачак. Шулай итеп, халыкның социаль объектлар белән тәэмин ителеше йөз процент дәрәҗәсенә җитәчәк.

2025 елга уку-укыту объектлары челтәре 2 млн 708 мең кв.метрдан 5 млн. 972,8 мең кв. метрга кадәр һәм 2040 елга 11 млн. 37,4 мең кв. метрга кадәр артырга мөмкин. Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Анастасия Латыйпова Казанның Генераль планы проектында балалар бакчалары, мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең төгәл саны түгел, ә мөмкин булган яңа урыннар күрсәтелүенә игътибар итте. «Әгәр элек без җирле әһәмияттәге объектларның төгәл әһәмияте һәм аларның сыйдырышлылыгы турында сөйләсәк, бүген без Генплан гамәлдә булган 20 ел эчендә, яңа программалар, типлаштырылган объектлар барлыкка килергә мөмкин икәнлеген аңлыйбыз. Бүгенге көндә җирле әһәмияттәге объектларның нинди сыйдырышлылыкта төзеләчәген төгәл итеп чамалау мөмкин түгел, - дип сөйләде А.Латыйпова. - Бүген Генпланда җирле әһәмияттәге объектларга ихтыяҗлылык исәпләнгән». Төзү игълан ителгән яки гамәлдәге программалар хисабына алып барылырга тиешле объектлар искәрмә булып тора.

Шул ук вакытта, А.Латыйпова ачыклык керткәнчә, 2040 елга халык санының максималь күрсәткече исәпкә алынган – 1 млн 430 мең кешегә уртача фараз урынына, максималь - 1 млн 521 мең кеше. Халыкның социаль объектлар белән тәэмин ителешен исәпләү шулай ук фатирларның гомуми мәйданы 10 мең кв.метрга һәм 100 йорт торак милекчеләренә исәпләнгән минималь тәэмин ителеш күрсәткечләреннән чыгып үткәрелде. Һәр зона өчен җирле әһәмияттәге социаль объектлар исемлеге комплекслы рәвештә билгеләнгән.

2020-2021 елларга мәктәпкәчә яшьтәге балаларга исәпләнгән 20 яңа учреждение планлаштырыла

Шулай итеп, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 128 меңнән артык яңа урын барлыкка килергә мөмкин. 2018 елның 1-нче гыйнварына Казанның мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 55173 урын булса, 2040 елда аларның санын 3 тапкырга – 183 мең 584 урынга кадәр арттыру мөмкинлеге каралган.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов сөйләвенчә, мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннарга иң зур ихтыяҗ – 15 меңгә якын - Совет районында билгеләп үтелә: «Центр», «Азино 1» һәм «Азино 2» микрорайоннарында.

Түбәндәге микрорайоннарда мәктәпкәчә белем бирү урыннарын арттыру ихтыяҗы 2000-нән артып китә: Авиатөзелеш районының «Каравай 2», «Әмирхан-Мусин», Яңа Савин районының «Меридиан-Бондаренко», «Танкодром», «Дәрвишләр», Совет районының «Сыртланова-Гарифҗанов», «Җиңү проспекты», Идел буе районының «Дубравная». Шәһәрнең тагын 22 микрорайонында микрорайон буенча мәктәпкәчә урыннар санын 1000-гә арттыру ихтыяҗы бар.

«Әлеге күрсәткечләрне исәпкә алып, без балалар бакчалары төзү программасын формалаштырабыз. 2020-2021 елларга мәктәпкәчә яшьтәге балаларга исәпләнгән 20 яңа учреждение төзү планлаштырылган», - дип сөйләде Илнар Һидиятов.

Гамәлдәге мәктәпләргә өстәмә итеп 40 корпус төзү планлаштырыла

Мәктәпләргә килгәндә исә, кирәкле санда урыннарны планлаштырганда, гамәлдәге гомуми белем бирү учреждениеләренең тулылыгы, 64 мәктәп ике сменалы режимда эшләве һәм булачак мәктәп укучыларының планлаштырылган саны исәпкә алынды. Генпланны гамәлгә ашыру шарты белән Казан мәктәпләрендә 274 меңнән артык яңа урын барлыкка киләчәк.

И.Һидиятов сүзләренә караганда, якындагы елларда мәктәп укучылары өчен урыннар белән хәл аеруча киеренке – Бондаренко, Җиһанов һәм «Салават күпере» микрорайоннарында яңа мәктәпләр төзү планлаштырыла. Урыннар саны гамәлдәге мәктәпләргә янкорма булдыру ярдәмендә артачак, дип билгеләп үтте Мәгариф идарәсе башлыгы. Шулай итеп, быел 93-нче номерлы гимназиягә һәм «СОлНЦе» мәктәбенә янкормалар тапшырылды, 165-нче номерлы мәктәпнең өстәмә корпусы төзелә.

Моннан тыш, 2 корпус проектларын эшләү төгәлләнеп килә: Авиатөзелеш районындагы 26-нчы номерлы лицей һәм Идел буе районының 18-нче номерлы гимназиясе. И.Һидиятов хәзерге вакытта 26-нчы номерлы лицейда спорт залы да, актлар залы да юк, дип аңлатты. «Бу инде бүгенге көн проблемасы», - диде Мәгариф идарәсе җитәкчесе. 18-нче номерлы гимназия, үз чиратында, элеккеге балалар бакчасы бинасында урнашкан.

«Гамәлдәге мәктәпләргә шундый 40 өстәмә корпус төзү планлаштырыла», - дип өстәде И.Һидиятов.

Шулай ук өстәмә белем бирү учреждениеләре санын арттыру ихтыяҗы каралган. «Без яңа төзелешләрдә ачыла торган учреждениеләр тулы көн режимында, өстәмә белем бирү хезмәтләренең киң спектры белән эшләячәк дип планлаштырабыз. Бу мәктәп укучыларына кызыксынуылары буенча мавыгуларын табарга, дәрестән соң мәктәптә өстәмә белем бирүне дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк», - диде Мәгариф идарәсе җитәкчесе. Генплан проектында өстәмә белем бирү учреждениеләрендә барлыгы 11,8 меңнән артык яңа урын билгеләнгән. Аерым алганда, 34 өстәмә белем бирү объекты, 35 яшүсмерләр клубы һәм яшьләр үзәге, шулай ук 7 яңа спорт объекты һәм спорт мәктәпләре өчен физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзү планлаштырыла.

Анастасия Латыйпова мәгариф өлкәсендә хореография училищесы өчен интернат, радиомеханика техникумы өчен тулай торак төзү планлаштырыла дип өстәде. Социаль тәэмин итү өлкәсендә инвалидларны социаль тернәкләндерү үзәген реконструкцияләү, мәдәният өлкәсендә – «Танкодром» микрорайонында кино йортын, күп төрле музыкаль-концерт комплексын, музыкаль-драма театрын, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм «Бәрмәнчек» фольклор ансамблен, «Салават» яшьләр үзәген һәм башкаларны төзү планлаштырыла.

Фоторепортаж
Казанда 2040 елга социаль инфраструктура объектлары белән тәэмин ителеш 2,6 тапкырга артачак
Видеорепортаж
18.09.2019 15:18
Казанда 2040 елга социаль инфраструктура объектлары белән тәэмин ителеш 2,6 тапкырга артачак
Барлык яңалыклар