Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.12.2020, 16:51

Казанда Кытай Халык Республикасы генераль консуллыгы «Дуслык» Казан үзәгендә тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшырды

Якын арада балалар канцелярия җыелмалары белән 40 букча алачак, ә аларның педагогларына шәхси саклану һәм гигиена чаралары биреләчәк.

Фото: Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь). Бүген Казанда Кытай Халык Республикасы генераль консуллыгы «Дуслык» девиант тәртибе булган балалар һәм яшүсмерләр өчен Казан социаль-тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшырды. Якын арада балалар канцелярия җыелмалары белән 40 букча алачак, ә аларның педагогларына шәхси саклану һәм гигиена чаралары биреләчәк.

Бүләкләрне Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы У Инцинь тапшырды. Чарада шулай ук Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе башлыгы Руслан Галиәхмәтов һәм Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Марат Уразаев катнашты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы инде берничә ел дәвамында Татарстан башкаласының Башкарма комитеты белән хезмәттәшлек итә һәм ярдәм күрсәтә. Учреждение хезмәткәрләре инде өченче ел рәттән «Дуслык» үзәгендә тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшыра.

«2018 елда Генераль консуллыкның рәсми ачылышыннан соң без хезмәттәшләребез белән Яңа ел алдыннан балалар янына киләбез, аларны котлыйбыз һәм бүләкләр тапшырабыз. Быел коронавирус пандемиясе аркасында, балаларны саклау өчен, без чараны күчердек. Нәкъ менә пандемия шартларында без Кытай-Россия мөнәсәбәтләренең ныклыгын һәм эчке хәрәкәт көчен тагын да ныграк тоябыз. Безнең илләр бер-берсен хуплыйлар, бергәләп коронавирус белән көрәшәләр, шуның белән бергә «дус бәлагә юлыккач беленә» мәкален раслыйлар, - диде У Инцинь.

Исегезгә төшерәбез, узган айда Кытай Халык Республикасы Генераль консуллыгы территориясендә Татарстан башкаласының тугандаш шәһәреннән - Гуанчжоудан битлекләр һәм термометрлар тапшыру тантанасы узды. Казанга 50 мең битлек һәм 100 термометр китергәннәр, бу Кытай шәһәрләре үзләренең тугандаш шәһәрләренә озаткан иң эре партия. Битлекләр «Без бергә» үзара ярдәм штабы волонтерлары өчен Балалар һәм яшьләр эшләре комитетына тапшырылган, ә термометрларны шәһәр мәктәпләре һәм балалар бакчаларына тарату өчен Мәгариф идарәсенә җибәргәннәр.

Барлык яңалыклар