Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.12.2018, 10:55

Казанда яңа ел рухы: ярминкәләр, мастер-класслар, фестивальләр һәм кино күрсәтү

Яңа ел якынлаша, ә шәһәрдә уза торган вакыйгалар зур бәйрәм төсмерен ала.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нчы декабрь). Яңа ел якынлаша, Казанда уза торган вакыйгалар зур бәйрәм төсмерен ала. Шәһәр дә матурлана – бөтен җирдә гирляндалар эленгән, чыршы базалары һәм ярминкәләр эшли башлаган инде. Бу шимбәдә үк чыршы шарларын бизәү буенча мастер-класска, ә якшәмбе көнне кызыклы яңа ел Экофестына барырга мөмкин. Бу ялларда бәйрәм рухына төрә торган чаралар турында KZN.RU порталы сөйли.

Начар күрүче балалар өчен инклюзив уен паркы ачылу

15 декабрь 13.00

Казанда, "Ярдәм" тернәкләндерү үзәге территориясендә (Серов ур., 4а) начар күрүче балалар өчен инклюзив уен паркы ачылачак. "Рождественский караван" проекты волонтерлары тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә яңа ел бүләкләре тапшырачаклар, шулай ук танып-белү мастер-класслары да уздырачаклар.

Уен паркына теләсә кайсы бала килергә мөмкин.

Чыршы шарлары рәсемнәре буенча мастер-класс

15 декабрь 14.00 һәм 15.00

Горки-Әмәт урманындагы "Дом" эко-үзәгендә чыршы шарлары рәсеме буенча мастер-класс узачак, анда кунаклар баштанаяк яңа ел атмосферасына чумып, үзләренә һәм якыннарына бүләкләр ясый алачак.

Катнашу - бушлай.

"Трудный выбор" кыска метражлы кино җыентыгын күрсәтү

15 декабрь 19.00

Казанның М.Сәлимҗанов ис. актерлар йортында "Трудный выбор" иң яхшы кыска метражлы беренче кин җыентыгын күрсәтәчәкләр. Программага катлаулы сайлау алдында калган кешеләр турында драмалар һәм комедияләр кергән. Картиналар Россия һәм халыкара зур кино фестивальләрендә катнашканнар һәм лауреат булганнар.

Әйтик, Казан тамашачысы Наркас Искәндәрованың "Без репетиций», Ирина Басның 12 минутлык "Кофуз", Андрей Бушневның 23 минутлык "Васю" һәм Татьяна Жукованың 26 минутлык Исповедь мизантропа" фильмнарын күрәчәк.

"Үзеңне коткаручы итеп той" экскурсиясе

15 декабрь 9.45

"О, минем гид!" проекты кысаларында "Үзеңне коткаручы итеп той" һөнәри экскурсиясе узачак. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Кризис хәлләр идарәсе үзәге башлыгы Радик Гисмәтов кунакларны ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе бинасы буенча уздырачак, 1958 елдан башлап безнең спортчыларның бүләкләре саклана торган ТР янгын-гамәли спортының Дан залын, шулай ук янгын сүндерү-гамәли спорт буенча ТР командасы шөгыльләнә торган спорт манежын күрсәтәчәк.

Моннан тыш, Мәскәү районының 3-нче янгын частен күрергә мөмкин булачак, анда янгын сүндерү машинасы төзелеше һәм гадәттән тыш хәлләрдә коткаручылар эшли торган гомуми план турында сөйлиячәкләр.

Очрашу урыны – ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе бинасы. Катнашу алдан теркәү буенча бушлай. Территориягә узу өчен шәхси мәгълүматларын калдырырга кирәк булачак.

Венгрия киносы көннәре

15 декабрь 12.50 һәм 16 декабрь 19.00

Казанның "Мир" кинотеатрында Венгрия киносы көннәре уза. Шәһәр халкына һәм кунакларына 15 декабрьдә 12.50 сәгатьтә Аттила Даргаяның "Лисенок Вук" анимацион фильмын күрсәтәчәкләр.

Фестиваль 16 декабрьдә Габор Эрендиның "Кинчем, мое сокровище" кинокартинасын күрсәтү белән тәмамланачак. 19.00 сәгатьтә тамашачылар ХІХ гасыр вакыйгалары һәм Венгрия аристократкасының һәм Австрия армиясе офицерының каршылыгы турында маҗаралы драманы күрә алачак.

Яңа елгы "Экофест"

16 декабрьдә 12.00

"Штаб" креатив индустрияләр резиденциясендә яңа елгы "ЭкоФест" узачак, анда шәһәрлеләргә экологик яктан ничек яшәргә һәм цивилизациядән баш тартмаска кирәклеге турында сөйләячәкләр. Лекцияләрдә үз тәҗрибәләре һәм белемнәре белән блогерлар, волонтерлар һәм экологик оешмаларга нигез салучылар уртаклашачак. Тыңлаучыларны ачык мисаллар, инфографика һәм тормыштан вакыйгалар көтә.

Шул исәптән, фестивальгә килүчеләр калдыкларны ничек аера башларга һәм Казанда икенчел чимал, кием-салым һәм башка кирәк булмаган әйберләрне тапшыру кыенлыкларын ничек хәл итәргә, яңа елны экологик яктан дөрес итеп ничек каршыларга, шәһәр шартларында органика белән нәрсә эшләргә, әгәр йортта балалар булса, "яшел" булып буламы, безнең туклану экологиягә ничек тәэсир итә, нәрсә ул "яшел" югары уку йорты һәм студентлар өчен экологик инициативалар өлкәсендә нинди мөмкинлекләр булуын һәм башка бик күп нәрсәләрне беләчәкләр.

"Калдыксыз" принципларны гамәлик мастер-классларда кулланырга мөмкин булачак - экохудожниклар һәм волонтерлар чыршы уенчыкларын гадәттә чүп-чар дип ташлана торган әйберләрдән ясарга өйрәтәчәкләр. Сабыйлар өчен балалар зонасы да эшләячәк, алар да уеннар аша экологик яшәү рәвешенә ияләшсен һәм кул эшләре булдырсын өчен, истәлеккә үз куллары белән буялган мендәр тышлары калачак.

Фестивальнең барлык мәйданчыклары аша квест табышмакларына җаваплар табып узарга мөмкин булачак. Бу лекцияләрдә утырырга яратмаган кешеләр өчен туры килә. Катнашучылар үз йортларында, офиста чүпне аерып җыюны ничек җайга салырга яки шәһәр күләмендәге экочара оештыру серләрен, шулай ук "экологик эз" һәм "Zero waste" төшенчәләре белән танышачак. Квест фестивальне оештыручылардан "яшел" призлар белән уен формасында узачак.

"ЭкоФест" "Медведи Камчатки. Начало жизни" кино премьерасын күрсәтү белән тәмамланачак. . Фильмда аю балаларының гомерләренең беренче елындагы сирәк кадрлар сурәтләнгән: язын өннәреннән чыгудан көзен йокыга талуга кадәр, төшерү төркеме моның өчен   Камчаткадагы тыюлыкта җиде ай үткәргән.

Моннан тыш, "Экофестта" экологик товарлар ярминкәсе һәм шәһәрнең "яшел" кибетләреннән һәм кафеларыннан сәламәт туклану мәйданчыгы эшләячәк.

"Игелек ярминкәсе» хйрия ярминкәсе

16 декабрь 13.00

"СОлНЦе" мәктәбе (Кави Нәҗми ур., 18) песи һәм этләр приютларына ярдәм итү өчен акча җыю буенча хәйрия ярминкәсе үткәрә. Программада: фудкорт, маркет һәм укучыларның кул эшләре күргәзмәсе, 17 өстәл уены, музыка. Ярминкә хайваннар турында кыска метражлы фильмнар күрсәтү - "Pet Screen Fest" белән тәмамланачак.

Керү ирекле.

Барлык яңалыклар