Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.12.2022, 11:55

24 нче һәм 25 нче декабрьгә Яңа ел бәйрәме программасы

Киләсе ял көннәрендә чыршы шәһәрчекләре ачылачак, Раштуа музыкасы кичәсе, курчак спектакле һәм театр спектакле узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче декабрь). Яңа елга кадәр 9 көн калды. Кемдер инде чыршыны бизәгән һәм бүләкләр сайлаган, ә кемдер бәйрәм рухын бөтенләй сизми. Шәһәр чаралары ярдәмендә Яңа ел якынлашуын һәм Яңа ел кәефен тоярга була – киләсе ял көннәрендә паркларда чыршы шәһәрчекләре ачылачак, Раштуа музыкасы кичәсе, курчак спектакле, перформанс һәм хайкинг узачак. Барлык чараларга да керү ирекле.

Паркларда кышкы программа традицион рәвештә чыршы шәһәрчекләрен ачудан башлана. Шимбә көнне, 24 нче декабрьдә, кышкы тылсымчылар компаниясендә «Ак чәчәкләр» бульварында 16:00 сәгатьтә әйлән-бәйлән башлана. Якшәмбе, 25 нче декабрьдә, 16:00 сәгатьтә «Континент» паркында, ә 17:00 сәгатьтә ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында чыршы утын кабызачаклар.

Яңа ел могҗизасы турындагы спектакльне казанлылар 24 нче декабрьдә Горки-Әмәт урманында күрә алачак. Яшьләр курчак театры тамашачыларга «4 дивар артында» спектаклен күрсәтәчәк, аның сюжеты буенча явызлар әкиятнең төп геройларының бәйрәмен бозарга тырышачак. Чара Cube контейнер үзәгенең амфитеатрында 12:00 сәгатьтә башлана.

25 нче декабрьдә Лядской бакчасында казанлылар музыка белән Яңа ел алдыннан кич уздыра алачак. Халык өчен а-капелла «Атмосфера» төркеме чыгыш ясаячак. Музыкантлар төрле телләрдә традицион бәйрәм җырларын башкарачаклар. Таныш көйләр тыңлаучыларга Яңа ел якынлашу хисләре бирәчәк.

24 нче декабрьдә 11:00 сәгатьтә Рус-Алман Швейцариясендә актив ял яратучылар өчен инструкторлар белән хайкинг булачак. Скандинавия йөреше өчен таяклар урында биреләчәк. Катнашучыларга җылырак киенергә һәм кайнар чәй белән термос алырга киңәш итәләр. Һава торышы аркасында чараны уздыру датасы үзгәрергә мөмкин, актуаль мәгълүматны Казан парклары һәм скверлары дирекциясенең Telegram-каналында бастырачаклар.

Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалды Яңа ел чаралары үткәрү өчен яңа мәйданчык булачак. 25 нче декабрьдә тамашачыларга Artlime иҗат студиясенең «Мамыклар» спектакле тәкъдим ителәчәк. Чыгыш Консистор манарасы янындагы мәйданда 15:00 башлана.

Исегезгә төшерәбез, быел Казан халкы һәм кунаклары өчен шәһәрнең 19 иҗтимагый киңлегендә 100 дән артык кышкы бушлай чара әзерләнде. Бәйрәм программасы гыйнвар уртасына кадәр дәвам итәчәк. Булачак вакыйгалар, чыршы базарлары, шугалак һәм чаңгы трассалары, шулай ук пиротехниканы куллану мәйданчыклары турында тулырак мәгълүмат KZN.RU порталындагы махсус бүлектә бастырылды.

Барлык яңалыклар