Вакыйга 9 ноябрьдә ачылачак
Казанда 9 ноябрьдә Бауман урамында «КультТорг» акыллы куллану фестивале узачак.
Кунакларны гаражлы сату, эшкәртү өчен вак фракцияләр һәм кием-салым кабул итү көтә, теләүчеләр хәйрия һәм алмашу өчен кирәкмәгән әйберләр китерергә мөмкин. Фестивальдә шулай ук казанлыларга экотоварлар сатып алырга, лекцияләр тыңларга, мастер-классларда һәм башка активлыкларда катнашырга тәкъдим итәчәкләр.
«КультТорг» 12:00 дә ачылачак һәм 19:00 га кадәр дәвам итәчәк. Чара Бауман урамы, 44/8 адресы буенча узачак. Фестивальгә керү ирекле, дип хәбәр итә оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, 27 октябрьдә «УРАМ» экстрим-паркы янында икенчел чимал кабул итү мобиль пункты эшләячәк. Эшкәртүгә пластик, металл, техника, фольга һәм башка фракцияләр кабул ителәчәк.