Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.07.2022, 19:37

Казанда «Сфера» ТР Фотографлар берлеге галереясы ачылды

Назарбаев урамындагы бина иҗтимагый оешмага шәһәр Мэры Илсур Метшин карары буенча бүлеп бирелгән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче июль). Бүген Казанда ТР Фотографлар берлегенең «Сфера» галереясы ачылды. Ул Назарбаев урамындагы бинада урнашкан һәм иҗтимагый оешмага шәһәр Мэры Илсур Метшин карары буенча бүлеп бирелгән.

Фотографларны, иҗат әһелләрен һәм фото сәнгатенең төрле өлкәләрендәге белгечләрне берләштерә торган ТР Фотографлар берлеге тарихы 2013 елда башлана. Иҗтимагый оешма үз вакытында «Тасма» фото берләшмәсе һәм легендар «Волга» галереясы тарафыннан салынган фотографиянең иң яхшы традицияләрен дәвам итә. Галереяның үз бинасы барлыкка килү Казанда һәм тулаем республикада фотография мәктәбе үсеше өчен яңа перспективалар ача.

Берлек әгъзалары күргәзмәләре уздырылачак галереядан тыш, бинада фотолар музее да урнашкан, анда борынгы фотоаппаратураны гына түгел, фотографияләрдә Казан һәм республика тарихын да, шулай ук архивны да күрергә мөмкин, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсендә.

ТР Фотографлар берлеге эшләгән чорда ике күргәзмә оештырылган. Аларның беренчесе – «Перекресток» – җәмгыятьнең үзенчәлекле кросскультура тирәлеген тәкъдим итә. Оештыручылар сүзләренә караганда, «Фотоперекресток» дип аталган яңа күргәзмә ирешелгән нәтиҗәләрне күрсәтергә һәм фоторәссамнарның яңа буынын үстерү өчен башлангыч нокта булырга тиеш.

Бөтендөнья фотография көнендә узган галереяны ачуда Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Казан мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең төбәк сәяси советы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, «Татарстан Республикасы фотографлар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Рамил Галиев, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиабиев һәм башкалар катнашты.

ТР Фотографлар берлеге һәм «Сфера» галереясы бөтен республика фотографлары белән хезмәттәшлек итәргә ниятли.

Барлык яңалыклар