Якшәмбе көнне кич белән, 23 гыйнварда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында фотограф Михаил Захаровның «Защитники» («Саклаучылар») дип аталган күргәзмәсе ачылачак. Экспозиция 38 репродукциядән тора, тагын 400дән артык сурәт проекция экранында күрсәтеләчәк.
Галереяда 2011 елдан 2024 елга кадәр төрле шартларда һәм урыннарда төшерелгән репортаж кадрлары тәкъдим ителәчәк – елгадагы боз тоткарлыгыннан алып полигонга кадәр, Казаннан алып Донбасска кадәр. Фотографияләрдә спецназ профессионаллары, танк ясый белмәгән кыз һәм башка бик күп геройлар сурәтләнгән.
Михаил Захаров өчен бу ТР ДССМда беренче күргәзмә түгел. Элегрәк фотограф 30 меңнән артык кадрдан сайлап алу нәтиҗәсе булган «Десятилетие в репортаже» («Репортажда унъеллык») сурәтләр сериясен тәкъдим иткән иде. Шулай ук Казанда «СВО глазами очевидца» («МХО шаһит күзләре белән») күргәзмәсе узды, анда Татарстанга шефлык иткән Лысычанск һәм Рубежное, шулай ук Шәбәкино шәһәрләре күрсәтелде.
Ватанны саклаучылар көненә багышланган күргәзмәне 24 гыйнвардан 23 февральгә кадәр карарга мөмкин. Керү ирекле, дип хәбәр итә галерея матбугат хезмәте.