В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел фестивальдә бөтен Россиядән 2,5 меңнән артык бала һәм яшүсмер катнашты.
«Игелекле дулкын» мәдәни-хәйрия фестиваленә нәтиҗәләр киләсе атнада Казанда ясалачак. 4-нче декабрьдә «Мәскәү» мәдәният үзәгендә суперфинал, ә 6-нчы декабрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында гала-концерт узачак, анда Игорь Крутой, Светлана Сурганова, Олег Газманов, Анжелика Варум һәм башка танылган артистлар балалар белән бергә чыгыш ясаячак. Конкурсантларга көч биреп торырга НТВ телевидениесе алып баручылары Вадим Такменев һәм Ирина Безрукова киләчәк.
Быел фестивальдә бөтен Россиядән 2,5 меңнән артык бала һәм яшүсмер катнашты, алар «вокал», «ишарәле җырлау», «хореография», «инструментларда уйнау» һәм «сәхнә сәнгате» номинацияләре буенча көч сынаштылар. Ел башында башланып киткән сайлап алулар Казаннан тыш тагын 7 шәһәрдә узган. Февральдә сайлап алу Ростов-на-Донуда узды, мартта – Новосибирскида, апрельдә – Ярославльдә, майда – Симферопольдә, июньдә – Курскида, сентябрьдә – Кемеровада һәм октябрьдә – Мәскәүдә.
Фестивальдә катнашучылар өчен ел дәвамында 40-тан артык профессиональ мастер-класс үткәрелде, шул исәптән онлайн-форматта да. Фестиваль ярдәмендә 12 катнашучының хыяллары тормышка ашты, аларның тарихлары гала-концертта сөйләнәчәк. Татарстан Республикасыннан (Кукмара, Сарман районы, Яр Чаллы, Яшел Үзән һәм Казаннан) 13 бала катнашачак. Барлыгы Казанга 113 финалист киләчәк.
Казан Мэры Илсур Метшин һәм Россиянең халык артисты Игорь Крутой инициативасы белән «Игелекле дулкын» оешканнан бирле дүрт ел эчендә фестиваль Россиядә иң танылган мәдәни-хәйрия проектларның берсенә әйләнде. Ул гадәти булмаган катнашучыларны – авыр тормыш хәлендә калган талантлы балаларны җыя. «Игелекле дулкын»ның төп идеясе һәм шигаре – «Хыялыңны тормышка ашыр».