Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.12.2020, 09:00

Г.Хәйруллин: «Бу 378 көн барысын да үзгәртте - мин тормышның кадерен күбрәк аңлый ашладым»

РФ Герое, атаклы Ил-76 самолеты экипажының икенче пилоты - Кандагардан качу турында, анда ул бер елдан артык әсирлектә булган.

Фото: geroitat.ru

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь, Алинә Бережная). 9-нчы декабрь календарьда истәлекле дата - Ватан Геройлары көне буларак билгеле. Традиция буенча бу көнне бәйрәм концертлары, ветераннар белән очрашулар һәм башка тантаналы чаралар үткәрелә. Бәйрәм алдыннан KZN.RU порталы Газинур Хәйруллин - 1996 елда 378 көнлек әсирлектән соң Кандагардан качкан атаклы Ил-76 самолетының икенче пилоты - турында сөйли. Батырлыгы һәм рухи ныклыгы өчен казанлыга РФ Герое исеме бирелә.

«Ил-76, сез Кандагарда утырасыз»

Бу 378 көнне Газинур Хәйруллин искә алырга яратмый. Чирек гасыр эчендә күп нәрсә онытыла башлады, ә хәтер дә булганнары сөйләве авыр, ди ул. «Әсирлектәге хәлне сүз белән әйтеп бирү мөмкин түгел, һәр көнне соңгысы дип уйлыйсың, ә алар һаман узалар да узалар...Шул рәвешле 378 тапкыр», - дип сөйләде Газинур Хәйруллин.

Үз гомерендә безнең герой самолетлар штурвалларында 9 мең сәгать уздырган. Үз профессиямне яраттым. Әле бала чакта ук очучы булырга карар кылдым - Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылында авиация түгәрәгенә йөрдем, самолетлар турында китаплар укыдым, хәрби фильмнар карадым. «Безгә кадәр яшәгән буын космонавт булырга теләде, ә без барыбыз да очучы һөнәре турында хыялландык, романтикага бирелдек - күк йөзе, штурвал, ирек», - дип искә төшерә Газинур Хәйруллин. Шулай килеп чыкты да. 1983 елда очучыларның Балашов югары хәрби авиация училищесын тәмамлый, ә соңыннан Хәрби Көчләрдә хезмәтен дәвам итә.

1983 елдан Ил-76 һава корабле командиры ярдәмчесе вазифасын били, ә 1987 елдан корабль командиры була.

1995 елның 3-нче августы - гадәти көн, экипаж әгъзалары күтәренке кәефтә биремне үтәргә әзерләнәләр.
Фото: Г.Хәйруллинның шәхси архивыннан

1992 елда Газинур Хәйруллин Украина антын кабул итмәгән өчен, штатларны кыскарту буенча Кораллы Көчләрдән азат ителә, ләкин офицер күк йөзе белән хушлашырга теләми, шуңа күрә гражданлык авиациясендә эшләвен дәвам итә.

1995 елның 3-нче августы. Безнең каһарман сүзләренә караганда, бу көнне бәла-каза буласын бернәрсә дә аллдан сиздерми - кояшлы көн, күктә бер генә болыт әсәре дә юк, барлык экипаж әгъзаларының кәефләре күтәренке һәм алар чираттагы биремне үтәргә әзер: Тиранадан Кабулга патроннар алып килергә. «Мондый ике рейсны без башкарган идек инде, һәм алар уңышлы үтте, барысы да канун кысаларында булды, халыкара хокукны бозмадык, патроннарны ташу гражданнар авиациясе тарафыннан рөхсәт ителде һәм амуниция булып саналды», - дип сөйләде Газинур Хәйруллин.

Кандагар өстенә кинәт истребитель күтәрелде. «Ил-76, сезгә Кандагарда утырырга кирәк, ашыгыч рәвештә җиргә төшегез, йөкне тикшерергә кирәк», - дип пилот элемтәгә чыкты. «Без эшнең нәрсәдә икәнен тиз генә аңламадык, алдауга барырга теләдек - утыра алмыйбыз, утырту массасы мөмкинлек бирми, дидек. Хәзер күктә әйләнербез дә, истребительнең ягулыгы бетәр һәм ул бездән артта калыр, дип уйлаган идек», - дип искә ала Газинур Хәйруллин һәм өстәп куя: «Ә истребительдәге очучы таныш иде, Кандагарга килгән вакытта без берничә тапкыр аралашкан идек. Ләкин ачу сакламыйм, бу боерык иде».

Әйләнеп йөргәндә, җирдә тагын бер истребитель очарга әзерләнә иде. Командир Владимир Шарпатов җитәкчелегендәге экипаж җиргә төшү карарын кабул итте. «Самолетка җирле халыкны куып китерделәр, алар безгә ташлана башлады, аңлавыбызча, аларны яңадан сугыш башлансын өчен без махсус Әфганстанга корал китергән, дип ышандырганнар», - дип сөйләде безнең әңгәмәдәш.

«Ашарга булмауны билгесезлек белән чагыштырырлык түгел»

Талиблар* («Талибан» – 1994 елда Әфганстанда барлыкка килгән ислам радикаль хәрәкәте, Россиядә тыелган террорчылык оешмасы –  мөх.шәр.) экипажның барлык җиде әгъзасын да хуҗалык блогына урнаштырдылар. Тәрәзәс булган ике соры бетон бүлмә - Газинур Хәйруллин бинаны шулай тасвирлый. «Бу аңлашылмаучылык тиз арада хәл ителер һәм безне иреккә чыгарырлар дип уйлаган идек», - дип сөйләде Газинур Хәйруллин.

Соңрак экипаж тукыма рулоннарын таба һәм алардан җәймәләр ясый. Шулай ятуы йомшаграк булды, дип билгеләде әңгәмәдәшебез. Көннәр дәвам итте, котылу өмете әкренләп юкка чыга барды, бетон диварда яңа сызыклар барлыкка килде - экипаж әгъзалары шул рәвешле календарь алып барды.

Качу турындагы уйлар экипажга тынгылык бирмәде.
Фото: Г.Хәйруллинның шәхси архивыннан

Җирле халык белән экипаж әгъзалары тәрҗемәче Абдулла ярдәме белән аралашкан. Ул, Газинурның сүзләренә караганда, сиздермичә якынлашкан һәм һәрвакыт сөйләшкән сүзләрне тыңлап торган.

Очучыларны бертөрле ризык белән ашатканнар - су, ниндидер яшел эчлекле кабартма. Безнең каһарман сүзләренә караганда, талиблар* ураза тоткан Рамазан ае көннәрендә аеруча авыр булган. «Ләкин ашамлык булмауны билгесезлек белән чагыштырырлык түгел. Без монда тагын күпме буласыбызны белмәдек, ә бәлки бу соңгы көндер, дигән уйлар тынгылык бирмәде», - дип искә ала Газинур Хәйруллин.

«Ә беркөнне без җирле мулладан күпме көтәсе калды әле, дип сорадык. Ул Аллаһ кына белә, дип җавап бирде», - дип дәвам итте безнең герой.

«Өйдән хатлар килгән вакытлар бәйрәм көннәренә әверелә иде»

Көннәр, ризык кебек үк, бертөрле була - автоматлар көпшәләре астында очучылар киртәләнгән территориядә йөриләр, кайвакыт спорт белән шөгыльләнәләр һәм, әлбәттә, качу турында уйлыйлар. Өйдән хатлар килгән көннәр бәйрәм көннәренә әверелә.

Экипаж әгъзалары турында даими сөйләшүләр алып барылган, ә Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт киңәшчесе Тимур Акулов талибларга* үз теләге белән киткән Ләкин нәтиҗәсез... «Физик көчләр безгә карата кулланылмады, ачыктан-ачык янаулар да булмады, бары тик бер генә очрак булды - хөкүмәт гаскәрләре Кандагар ягына һөҗүм башлагач, талиблар* безне ташландык тегү фабрикасына алып чыгарга карар кылдылар, диварга терәделәр һәм инде автоматларын кордылар... Ә аннары китеп бардылар, фабрикада без берничә йокысыз төн уздырдык, һәм моның нәрсә булганын аңламадык», - дип сөйләде Газинур Хәйруллин.

Ел саен 16-нчы августта Ил-76 экипажы әгъзалары бер-берсен котлыйлар.
Фото: Г.Хәйруллинның шәхси архивыннан

Качып китү турындагы уйлар ташлап китмәде. Сакчыларны коралсызландырырга, чиккә кадәр барып җитәргә - кайвакыт идеяләр фантастик иде, дип таный безнең герой. «Самолетта очып килдек, шунда очып китәрбез дә. Моның бердәнбер котылу ысулы булуын аңладык», - дип ассызыклады Газинур Хәйруллин. Талиблар* Ил-76да очарга өйрәнергә теләделәр. «Без аларны самолет төзек булсын өчен, двигательне эшләтеп торып, аңа техник яктан хезмәт күрсәтергә кирәк, дип ышандырдык», - дип аңлатты очучы.

«Ирек хисен тасвирлау мөмкин түгел»

1996 елның 16-нчы августы, җомга. Бу көнне аэродромда кешеләр азрак иде, чөнки җомга ислам кануннары буенча - үзенчәлекле көн. Урамда 50 градус эссе иде. Экипаж әгъзалары самолет бортында үз урыннарын алдылар, талиблар* аның төзеклеген тикшерү өчен аларга двигательне эшләтеп җибәрергә рөхсәт иттеләр. Башка двигательләр җибәрелә торган ярдәмче көч җайланмасы югары температурадан автомат рәвештә сүнде. Аны яңадан кабызу, суыту өчен тагын 30 минут көтәргә кирәк. Талиблар* самолетның бортында өч сакчыны калдырып, кояштан бина эченә качтылар. «Мин ярдәмче көч җайланмасы болай тиз суынмаячагын белә идем, ләкин шулай да бортинженер Әсхәт Абязов аны кабызып җибәрә алды. Һәм безнең килеп чыкты! Икенче двигательне кабызып җибәрдек, аннары өченчесен. Бортка экипажның башка әгъзалары менде, һәм без очып китү-утыру полосасына рульне бора башладык», - дип сөйләде Газинур Хәйруллин.

Алданган талиблар* машиналарда куа башладылар һәм очып китү полосасында юлны бүләргә тырыштылар. Ләкин Ил-76 үтеп китте. «Без үз күзләребезгә ышанмадык, тын гына очтык, киеренкелектә булдык, әле генә ниләр булганын аңламадык», - дип искә ала Газинур Хәйруллин. Сакчылар абайлап алдылар, ләкин вакытында коралсызландырылдылар.

Газинур Хәйруллин очучы карьерасын 2016 елга кадәр дәвам итә, аннары җәмәгать эше белән шөгыльләнә башлый.
Фото: Г.Хәйруллинның шәхси архивыннан

Самолет, радарлар күрмәсен өчен, беренче 40-45 минутын иң аз биеклектә оча. Аннары самолет билгеләнгән эшелонны ала. Шарджда экипажны Россия ягы вәкилләре көтә. Мәскәүгә геройлар җирле полиция сорау алуларыннан соң берничә көннән кайталар.

«Ирек хисен тасвирлау мөмкин түгел, без самолеттан чыктык һәм дөньядан ваз кичкәндәй идек - әле өйдә икәнлегебзне һаман аңламадык. Мин безнең ничек котылуыбыз турында күп уйладым, һәм безне бердәм эш, һава торышы һәм уңыш коткаруын аңладым - бу чыннан да безнең көн иде», - дип сөйләде Газинур Хәйруллин. 24 елдан соң экипаж әгъзалары бер-берсен котлауларын дәвам итә. «Бу безнең икенче туган көнебез, бу көнне без ул куркыныч вакыйгаларны искә төшермибез», - дип сөйләде безнең герой.

Газинур Хәйруллин 2016 елга кадәр эшли, аннары иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый - «Татарстан геройлары» оешмасын җитәкли.

«Бу 378 көн барысын да үзгәртте - мин тормышны, гаиләм, дусларым белән аралашуны, урамга чыгу һәм кая теләсәң шунда бару мөмкинлеген дә күбрәк бәяли башладым», - дип уртаклашты Газинур Хәйруллин.

Россия очучыларының героик батырлыгы турында күп кенә Россия һәм чит ил басмаларында яздылар, аларны телевизион тапшыруларга чакырдылар. Ә соңрак, 2010 елда экипаж әгъзалары Андрей Кавунның «Кандагар» нәфис фильмы геройларының прототиплары булды, анда Александр Балуев, Владимир Машков, Андрей Панин һәм башкалар уйнады.

* РФдә тыелган террорчылык оешмасы

Барлык яңалыклар