Апрель эчендә газонга су сибү, тарау, яктырту системалары белән эшләр планлаштырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы март). “Казан Арена” стадионында футбол матчларын уздыру өчен кырны әзерләү буенча планлы агротехник чаралар комплексы старт алды. Бүгенге көндә төрле тирәнлеккә орлыклар сибелгән, минерал ашламалар кертелгән, ә кыр, орлыклар тишелеп чыксын өчен, кирәкле дымлылык һәм температура дәрәҗәсен саклау максатында махсус материал белән капланган. Салкыннар беткәч, каплаган материалны алырга һәм газон үләнен беренчел чабу эшләрен башкарырга планлаштырыла.
Кырда инсоляция системасы (кырның ышык ягын ясалма яктырту) эшли, периодик рәвештә туфракасты аэрация системасы (җылы дымлы һава астан өскә килә һәм парник эффекты барлыкка килә) кабына. Эшләрне футбол кырын техник яктан карап тоту буенча подрядчы “Спортико” КТ башкара.
Апрель эчендә газонга су сибү, тарау, яктырту системалары белән эшләр планлаштырылган. Фаразлар буенча һаваның җылынуы көтелә. Бу исә эшләрне системалы башкарганда, стабиль яшел каплам булдырырга һәм уеннарны инде апрельдә уздырырга мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә “Казан Арена” матбугат хезмәте.