Шәһәрлеләр өчен бүләкләр белән уеннар оештырыла
Фото: Мәдәният идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы декабрь). Казан урамнары буйлап беренче тапкыр яңа ел каникулларында «Аждаһаны тот» дигән әкияти фурго йөриячәк. Ул сигез урында булачак, анда шәһәрлеләр өчен уеннар һәм конкурслар үткәреләчәк, шулай ук аларга бүләкләр биреләчәк.
2 нче гыйнварда фургонны Горький паркында 16:30 сәгатьтән 17:30 сәгатькә кадәр һәм Бауман урамында «Сәгать» һәйкәле янында 18:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр күрергә мөмкин булачак. 3 нче гыйнварда ул Мусин урамы, 33/46 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге парковкасына киләчәк. Аждаһаны 17:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр «тотарга» мөмкин булачак.
4 нче гыйнварда фургон Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең парковкасында пәйда булачак. Уеннар 16:30 дан 17:30 га кадәр узачак. Шул ук көнне машина Беренче Май мәйданына киләчәк, анда ул 18:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр булачак.
Салават Күпере халкын Аждаһа белән очрашырга 5 нче гыйнварда чакыралар. Конкурслар һәм уеннар 16:30 дан 17:30 га кадәр үткәреләчәк. Шул ук көнне казанлылар фургонны Павлюхин урамы, 91 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге янында күрә алачак. Аждаһа шәһәр халкын 18:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр көтәчәк. 6 нчы гыйнварда фургон «Казан» гаилә үзәгенә киләчәк, анда ул 17:00 дән 19:00 гә кадәр булачак.
Аждаһа белән очрашкан шәһәр халкы конкурста катнаша алачак. Төп бүләк – шул ук мизгелдә фотоны чыгарып бирә торган фотоаппарат. Аны алу өчен, Аждаһа белән фотога төшәргә (2024 ел символы) һәм фотоны Telegram-канал яки «ВКонтакте» социаль челтәрендәге язмалар астында комментарийларда урнаштырырга кирәк. Уйнату 6 нчы гыйнварда узачак, дип хәбәр иттеләр ТР башкаласы Башкарма комитетының Мәдәният идарәсендә.