Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.09.2021, 17:22

Социаль иминиятләштерү фонды: Сигез яшькә кадәрге баланы карау буенча хастаханә кәгазенә түләү кагыйдәләре үз көченә керде

Түләү, хезмәткәрнең стажына һәм баланы дәвалау рәвешенә карамастан, уртача хезмәт хакының 100%-ын тәшкил итәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). 2021 елның 26-нчы маеннан 8 яшькә кадәрге баланы карау буенча хастаханә кәгазен исәпләүнең яңа тәртибен күздә тоткан федераль закон 1-нче сентябрьдән үз көченә керде. Түләү, хезмәткәрнең стажына һәм баланы дәвалау рәвешенә карамастан, уртача хезмәт хакының 100% ын тәшкил итәчәк. Искәртеп узабыз, ил Президенты Владимир Путин агымдагы елның апрель аенда РФ Федераль Җыенына Юлламасында балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чараларын тәкъдим итте.

8 яшьтән өлкәнрәк балаларга түләүләр элеккеге кагыйдәләр буенча исәпләнәчәк. Баланы амбулатор шартларда дәвалаганда беренче 10 календарь көн өчен түләү суммасы иминият стажына бәйле булачак, аннан соңгы көннәрдә – уртача хезмәт хакының 50% күләмендә. Баланы стационар шартларда (көндезге стационар шартларында) дәвалаганда түләү күләме иминият стажына бәйле булачак.

Хастаханә кәгазьләренә түләүнең иң чик сроклары билгеләнгән, алар баланың яшенә һәм аның авыруы дәрәҗәсенә бәйле:

әгәр бала 7 яшьтән кечерәк булса, больничныйның елына 60 календарь көненә кадәр түләнә (әгәр авыру авыр булса һәм махсус исемлеккә керсә, 90 көн);

әгәр балага 7 яшьтән 15 яшькә кадәр икән, баланы тәрбияләүнең һәр очрагы буенча 15 календарь көнгә кадәр (амбулатор яки стационар) түләнә, әмма елына нибары 45 көннән дә артык түләнми;

18 яшькә кадәрге инвалид бала авырган очракта, хастаханә кәгазе бөтен дәвалау чорында түләнә, әмма бу баланы карауның барлык очраклары буенча календарь елында 120 календарь көн эчендә 120-дән дә артык түгел;

онкология белән яки вакциналь өзлегүләр белән бәйле18 яшькә кадәрге бала авырганда, хастаханә кәгазе стационарда да, амбулаториядә дә дәвалануның бөтен чорында түләнә;

ВИЧ–инфекциядән җәфа чигүче 18 яшьлек балаларны стационар шартларда карау буенча да чикләүләр юк.

Больничныйлар эш бирүче аша рәсмиләштереләчәк, әмма турыдан-туры Социаль иминият фондыннан түләнәчәк. Шул ук вакытта ата-аналарга нинди дә булса өстәмә документлар рәсмиләштерергә туры килмәячәк, фондның барлык исәпләрен хастаханә кәгазе мәгълүматлары нигезендә мөстәкыйль рәвештә үткәрәчәк. Документны әниләр генә түгел, гаиләнең башка әгъзалары, туганнары, опекун яки попечитель дә рәсмиләштерә алачак. Исәпләүнең яңа тәртибеннән хәзер ел саен 1,5 млн ата-ана файдалана алачак, дип хәбәр ителә РФ Социаль иминиятләштерү фонды сайтында.

Барлык яңалыклар